Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сез хезмәт итегез,без көтәрбез

24-25 апрельдә МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары газинур Габидуллин һәм хәрби комиссар Дамир Сергеев составындагы район делегациясе Пенза өлкәсенең дүрт якташыбыз хезмәт иткән 22277нче хәрби частендә булып кайтты. -Часть урнашкан урын безгә ошады,- ди Газинур Габидуллин.- Хәрби часть. Без частькә килгәндә, безнең өчен Татарстаннан килеп хезмәт итүчеләрне җыйдылар. Алар 54...

24-25 апрельдә МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары газинур Габидуллин һәм хәрби комиссар Дамир Сергеев составындагы район делегациясе Пенза өлкәсенең дүрт якташыбыз хезмәт иткән 22277нче хәрби частендә булып кайтты.
-Часть урнашкан урын безгә ошады,- ди Газинур Габидуллин.- Хәрби часть. Без частькә килгәндә, безнең өчен Татарстаннан килеп хезмәт итүчеләрне җыйдылар. Алар 54 кеше иде. Алар белән сөйләштек. Егетләр туганнары белән телефон аша даими аралашып тора, частьтә спутник антеннасы куелган, аның ярдәмендә якташларыбыз республика телевидениесе тапшыруларын карый ала. Ашатулары яхшы, солдатлар өчен тиешле көнкүреш шартлары булдырылган. Районыбызның дүрт егете - Фаил Бәдретдинов, Фазыл Галимов, Артем Евстягин һәм Павел Родионовка бүләк - солдат җыелмасы салынган пакетлар тапшырдык.
Часть командованиесе белән очрашу Кама Тамагы муниципаль районы һәм 22277нче хәрби часть арасында килешү төзү белән тәмамланды.
Әлеге документ нигезендә часть командованиесе Кама Тамагы МР Советына хәрби әзерлек һәм өйрәнүләрдә шәхси составның уңышлары турында мәгълүмат җибәрергә, район газетасына солдатлар хезмәте турында фотоматериаллар юлларга тиеш. Кама Тамагы МР Советы РФ Генераль штабына 22277нче хәрби частьтә хәрби хезмәтне максатчан үтүгә наряд формалаштыру, шулай ук әлеге частькә районыбызның иң яхшы вәкилләрен хезмәт итүгә җибәрү, хезмәт шартлары, шәхси составның көнкүреш һәм ялын тәэмин итүдә булышу үтенече белән чыгарга булды. Яклар даими рәвештә делегацияләр алмашырга булды. Әлеге килешү биш ел көчендә булачак. Хәзер районыбызның Пенза һәм Ногинскта ике хәрби часть бар, анда хезмәт итүче егетләребез район җитәкчелегенең даими контролендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев