Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда гражданнар җыелышлары башланды

20 августта Келәнче, Олы Бортас, Варварино авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары үткәрелде. Анда МР башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Җыелышта җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчеләре агымдагы елның 8 аенда башкарылган эш өчен отчет тотты. Җирлек башлыклары халыкка бер мандатлы авыл җирлекләре буенча 13 сентябрьдә булачак...

20 августта Келәнче, Олы Бортас, Варварино авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары үткәрелде. Анда МР башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

Җыелышта җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчеләре агымдагы елның 8 аенда башкарылган эш өчен отчет тотты. Җирлек башлыклары халыкка бер мандатлы авыл җирлекләре буенча 13 сентябрьдә булачак сайлауда депутатлыкка теркәлгән кандидатлар исемлеген укыды.

Павел Николаевич халыкка район территориясендә гамәлгә куелучы республика программалары турында сөйләде, кайбер сорауларга җаваплар бирде, шулай ук авыл җирлекләрендә хәлләр белән танышты һәм социаль-мәдәни тармак объектларында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев