Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район яшь белгечләрне көтә

25 гыйнварда югары уку йортларында, техникумнарда һәм көллиятләрдә укучылар Студентлар көнен билгеләп үтте. Кама Тамагы урта мәктәбен тәмамлаган студентлар бәйрәм алдыннан үзләренең студент тормышы турында сөйләделәр.

“Минем студент тормышым шактый дәвамлы булып чыкты, хәзерге вакытта өстәмә белем алам. 2015 елда Казан медицина көллиятенә укырга кердем, барысы да шуннан башланды. Көндез дә, төнлә дә укырга туры килде”, - ди Казан федераль университетының 3 курс студенты Алинә Гыйззәтова.

Билгеләп үтәргә кирәк, көллиятне тәмамлагач, ул бер ел район хастаханәсендә эшләгән.

“Мин студент тормышын бик сагындым, укуымны дәвам итү сәбәпләренең дә берсе шул иде”, - диде ул.

Университетта уку нәтиҗәсендә аның алдында шәхси үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачылган. Беренче курста укыганда, Алинә «Фрактал» студентлар отрядына кергән.

«Без һәр җәйдә, вожатый буларак, диңгез ярындагы лагерьларга барабыз. Бу яңа аралашулар һәм уку елы алдыннан көч туплау мөмкинлеге бирә, - ди Алинә.

- Мин барлык студентларның да, тулы көчкә укыр өчен, яңа семестр алдыннан көч туплауларын телим!»,- дип фикере белән уртаклашты ул.

Идел буе спорт һәм туризм академиясенең беренче курс студенты Рәдиф Мифтахов:

«Студент буларак беренче елым киеренке бара – режимдагы көчле үзгәрешләргә ияләшү авыр. Иртән һәм кич – күнекмәләр, алар арасында – уку, әмма миңа барыбер бик ошый».

Шулай ук Рәдиф укуын тәмамлагач, районга кайтып, тренер булып эшләргә планлаштыруы турында әйтте, чөнки ул остазларының эшен дәвам итәргә һәм яшь буынга үрнәк булырга тели.

Без барлык студентларны бәйрәм белән котлыйбыз, алар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнне күңел ачу программасы үткәрде.

Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, 2023 елның 1 гыйнварына эш бирүчеләр тарафыннан бирелгән эш урыннары саны 52 берәмлекне тәшкил итә. Районда инженер-техник хезмәткәрләргә ихтыяҗ зур. Шулай да үзәк район хастаханәсе дә даими рәвештә вакантлы урыннарны тәкъдим итә, спорт мәктәбе дә, укуы тәмамлангач, үз укучысын эшкә кабул итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев