Мөселманнарга эш эзләү җиңеләя
Татарстанда Halal Work дип аталган мөселманнарга эш эзләүдә ярдәм күрсәтә торган сайт һәм мобиль кушымта эшли башлый. Проектны оештырган Айрат Касыймов сүзләренчә, сайт мөселманнарның хәлен күпкә җиңеләйтәчәк. «Сайтта бөтен төр эшләр дә күрсәтеләчәк. Без «хәләл» өлкәдә генә түгел, ә эш базарындагы барлык юнәлешләр белән эшләргә җыенабыз», - ди Касыймов. Кредит...
Татарстанда Halal Work дип аталган мөселманнарга эш эзләүдә ярдәм күрсәтә торган сайт һәм мобиль кушымта эшли башлый.
Проектны оештырган Айрат Касыймов сүзләренчә, сайт мөселманнарның хәлен күпкә җиңеләйтәчәк. «Сайтта бөтен төр эшләр дә күрсәтеләчәк. Без «хәләл» өлкәдә генә түгел, ә эш базарындагы барлык юнәлешләр белән эшләргә җыенабыз», - ди Касыймов. Кредит бирү, хәмерле эчемлекләр һәм тәмәке җитештерүче ширкәтләр бу сайтта теркәлә алмаячак. Татарстаннан тыш кушымта Мәскәү һәм Төньяк Кавказда эшләячәк, дип белдерелә.
Безнең гәҗит
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев