Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Mәктәп янында полиция

Кама Тамагы урта мәктәбе янында машиналар туктауны тыю турындагы озак сөйләшүләрдән соң ата-аналар РФ ЭЭМ «Югары Ослан» муниципаль районара бүлекнең "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итте. Укучыларның кышкы каникулыннан соң өч кеше составындагы полиция хезмәткәрләре (ДПС инспекторы Алмаз Садыйков, участок уполномоченные Марат Садруллин һәм дежур транспорт йөртүче Вилдан Галимов) иртәнге...

Кама Тамагы урта мәктәбе янында машиналар туктауны тыю турындагы озак сөйләшүләрдән соң ата-аналар РФ ЭЭМ «Югары Ослан» муниципаль районара бүлекнең "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итте.

Укучыларның кышкы каникулыннан соң өч кеше составындагы полиция хезмәткәрләре (ДПС инспекторы Алмаз Садыйков, участок уполномоченные Марат Садруллин һәм дежур транспорт йөртүче Вилдан Галимов) иртәнге 7.00дән 8.00 сәгатькә кадәр мәктәп янында дежур торды. Дүшәмбе 13 гыйнварда аларга транспорт йөртүчеләр, ягъни ата-аналар дошманыңа да әйтергә тел әйләнмәгән шакшы сүзләр яудырдылар. Әти-әниләре башлангыч сыйныф укучыларын машинада китергән тыгыз вакытта урамда башка машиналар да эшкә баралар һәм бу вакытта әлеге балаларга юл аркылы чыгуы аеруча куркыныч. Рейдның өченче көнендә хәл җайга салынды. Шунысын да әйтергә кирәк, рейд вакытында сәрхуш йөртүчеләр күренмәде. Барлык автоһәвәскәрләргә шуны исләренә төшерәбез: Комаров урамы борылышында "Тукталыш тыела!" юл билгесе тора. Аның аннан соңгы килгән билгегә кадәр гамәлдә булуын һәркем белә. Бу уңайдан берничә кешенең фикерен сораштым. Фәрит Равилов, Кама Тамгы урта мәктәбенең укыту эше буенча директор урынбасары: "Юл кагыйдәләре буенча тыю билгесе тора, транспорт йөртүчеләр аны игътибарга алмый, шуңа күрә бөке барлыкка килә. Мәктәп автобусы тиешле урынында туктап, балаларны төшерә алмый. Торак зона булгач, барысы да кагыйдәне үтәсен иде. Мәктәп янында Комаров урамы ягыннан тукталыш өчен территорияне киңәйтергә була. Укытучылар үз транспортларын (7 машина) Профсоюз урамы ягында калдыра". Әлфия Мингалиева, укытучы: «Мин мәктәп каршында транспорт тукталышына каршы, чөнки түбән сыйныф балаларының машина астына эләгү куркынычы бар».

Әмма хәзер күршедәге профсоюз урамында бөке барлыкка килә. Шуңа күрә транспорт йөртүчеләргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлек сайларга кирәк, ә җәяүлеләр исә мондый шартларда юлны аркылы чыгу транспорт йөртүче өчен көтелмәгән хәл китереп чыгару мөмкинлеге турында истә тотарга тиеш.

Полиция хезмәткәрләре белән рейдта Ләйсән Гыйлемтдинова булды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев