Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде

Узган пәнҗешәмбедә Каратал һәм Келәнче авылларында киңәйтелгән авыл җыелышлары үткәрелде. Агымдагы елның сигез аенда башкарылган эшләр турындагы отчет белән беренче булып җирлек башлыгы Илдус Сәгъдиев сүз алды. Аннан соң Иске Казиле авылындагы модульле ФАП төзелеше белән таныштырды. Шунда ук медикаментлар сатуны оештыру да планлаштырыла, бу халык өчен бик уңайлы булачак....

Узган пәнҗешәмбедә Каратал һәм Келәнче авылларында киңәйтелгән авыл җыелышлары үткәрелде.
Агымдагы елның сигез аенда башкарылган эшләр турындагы отчет белән беренче булып җирлек башлыгы Илдус Сәгъдиев сүз алды. Аннан соң Иске Казиле авылындагы модульле ФАП төзелеше белән таныштырды. Шунда ук медикаментлар сатуны оештыру да планлаштырыла, бу халык өчен бик уңайлы булачак. Җирлек башлыгы территорияләрне чистартуда һәм төзекләндерүдә катнашканнары өчен халыкка рәхмәт белдерде.
Күп кенә хуҗалыкларда электр үткәргечләр иске, салам һәм печән өю таләпләре сакланмый- бу хакта җирлек башлыгы да, Каратал авылы янгын депосы җитәкчесе Рәмис Зиннәтуллин да билгеләп үтте.
Хәзерге вакытта хуҗалык кенәгәсе электрон төрдә алып барыла, электрон документлар әйләнеше булдырылган. Бүгенге көндә йортларын һәм җир участокларын теркәргә ашыкмаучылар җирлек башкарма комитетына да, үзләренә дә уңайсызлыклар тудыра.
Бу авыл җирлегендә мохтаҗларга бәрәңге һәм яшелчәләр җыю традициягә әверелгән, әлеге изге эшне һәр көздә башкаралар. Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Мидхәт Гыймадиев урып-җыю һәм терлекчелектәге эшләр белән таныштырганчы авылда эчкечелекнең чәчәк атуы, эш вакытында һәм гаиләләре белән эчеп ятуларын ачынып сөйләде. Авылда яшьләр калмый- бу тагын бер борчылырлык проблема. Илдус Хатыйп улы ялган аракы сатучыларга закон нигезендә җитди чаралар күреләчәген кисәтте.
Җир пайлары арендасына бодай бирәләр, хезмәт хакы түләүдә проблемалар бар, октябрь аенда аның бер өлешен капларга җыеналар. Кама Тамагы полиция бүлеге вәкиле Илнур Бикмуллин районда җинаятьчелек турында сөйләде, Иске Казиле авыл җирлеге территориясендә өч җинаять теркәлгән: шуның берсе Каратал фермасыннан ат һәм тай югалган. Терлекләр югалу Чаллы, Бәрлегуҗа фермаларында да теркәлгән. Криминал белән бәйле кешеләрне башкаларга зыян китермәсен өчен, эшкә алганчы эчке эшләр бүлегеннән белешмә таләп итү тәкъдимен кертте ул. Илнур Бикмуллин телефон алдакчылары турында да кисәтте.
Ахырдан МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов районда төзелеш объектлары, эшмәкәрлек, сәламәтлек саклау өлкәсендә гамәлдәге республика программалары турында сөйләде. Ул шулай ук 112 номерын җыеп теләсә нинди көтелмәгән хәлләрдә бердәм диспетчер хезмәтенә чыгу мөмкинлеген искәртте, өлкән яшьтәгеләр көне белән тәбрик итте.
Өлкән яшьтәгеләр үзәк дәваханәдә медицина хезмәте күрсәтүдән канәгатьсезлек белдерде, атнага бер тапкыр район үзәгенә бару өчен автобус сорадылар. Иске Казиле балалар бакчасы мөдире Гөлсинә Ганибаева башка авыллардан балаларны бакчага китерү мәсьәләсен күтәрде. Заман таләпләре буенча балаларны мәктәпкә әзерләү өчен мәктәпкәчә яшьтәге чорда белем алу мөһим. Бу проблеманы ата-аналар һәм мәгариф бүлеге белән хәл итәргә булдылар.
Аннан соң район хезмәте вәкилләре Келәнче авылында булды. Авылдашлары алдында җирлек башлыгы Дамир Абдуллин отчет белән чыкты. Бу җирлектә йорт һәм җир участокларының 95 проценты теркәү узган. Келәнчедә салымнар җыю җайга салынган. Авылда терлекләрнең баш саны кимемәгән, җәй аенда сыер асраучылар субсидия алган, санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелгән, авыл хуҗалыгы бүлекчәсе белән берлектә җәяүлеләр күперенә ремонт ясалган, шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы сыерларны орлыкландыру мәсьәләсен хәл иткәннәр.
Келәнчегә керү һәм авыл эчендәге юлларның торышы авылда яшәүчеләр өчен канәгатьсезлек тудыра, бу хакта авыл җирлеге башлыгы һәм пенсионер Рафаэль Хәмидуллин сөйләде. Келәнче бүлекчәсенең яңа җитәкчесе Фазыл Вилдановка өлкәннәргә карата игътибарлы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерделәр. Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, АХП ярдәме белән үзәк урамны тигезләгәннәр, буа бууда да алар ярдәм иткән. Балалар бакчасы мөдире төзүчеләрнең җитешсезлекләрен күрсәтте, балалар учреждениесе һәм ФАПка аерым керү юллары кирәк. Барлык таләпләргә җавап бирү өчен бу мәсьәлә хәл ителә. Җирлек башлыгы тариф буенча суга түләргә кирәклеген аңлатты, килешү төземәүчеләргә бу арада эшне төгәлләргә кирәк.
Фазыл Вилданов үз чыгышында намуслы хезмәтләре өчен авыл халкына рәхмәт белдерде, урып-җыю эшләре, терлекчелек биналарын кышка әзерләү турында сөйләде.
МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов киләсе елда юлсызлык проблемасы хәл ителер дип ышандырды, агымдагы елда керү юлына ремонт ясалачак. Шулай ук янгын сүндерү машинасы мәсьәләсе дә уңай хәл ителәчәк.
Узган җомгада МР башлыгы урынбасары Рөстәм гыйлметдинов катнашында Кече Салтык һәм Красновидово авыл җирлекләрендә киңәйтелгән утырыш үткәрелде.
җыелышны отчет доклады белән җирлек башлыгы Айрат Җиһаншин ачты. Җирлек составына керүче өч авылда бүгенге көнгә балалар бакчасы да, мәктәп тә юк. Көндәлек кирәк-ярак белән халыкны «Уют» ООО тәэмин итә. Авылларга ТБО җыю өчен контейнер мәйданнары кирәк. Әмма эчке авыл юллары иң зур проблема булып кала. Кече Салтыкта яшәүчеләр авылда җәяүлеләр юлын ремонтлау үтенече, Мәрәтхуҗа клубы ремонтлауны программага кертүне, электр энергиясе белән өзеклекләр вакытында элемтәчеләр эшен көйләү һәм ит продукциясен сатуда ярдәм итүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Әлеге проблемалар белән беррәттән Кече Мәрәтхуҗада суүткәргеч салалар, зират әйләндереп алынган. Бүлекчә җитәкчесе Рәшит Зәйнуллин терлекчеләрнең КРС симертүдә яхшы күрсәткечләргә ирешүләрен билгеләп үтте. 8 ай йомгаклары буенча бер сыердан уртача 3605 килограмм сөт савылган. Ә менә бөртеклеләр уңышы узган елгыдан түбән. АХП белгече Ринат Ишмиев авыл хуҗалыгы предприятиесе халыктан җир пайларын сатып алуын хәбәр итте.
Красновидовода отчет җыелышы җирлек башлыгы Владимир Оленин чыгышы белән башланды. Биредә авылларда суүткәргеч салына, эчке авыл юллары ремонтлана, урам утлары куела. Күпфатирлы йортларны ремонтлау мәсьәләсен, шулай ук Красновидово ХПП җир участокларын авыл җирлеге җирләре разрядына күчерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Бүлекчәнең яңа җитәкчесе Павел Конов авыл фермаларының ит токымлы терлекләр кайтартылу белән җанланып китүен билгеләп үтте, әмма авыл хуҗалыгында нигездә пенсия яшендәге эшчеләр генә калган.
Рөстәм Ирек улы үзенең чыгышында райондагы эшләргә тукталды, халык биргән сорауларга җавап бирде һәм ТР Дәүләт Советына алда торган сайлау турында искә төшерде, авыл халкын депутатлыкка кандидатлар белән таныштырды.
М.Хананова, С.Заһидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев