Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышкы әкият

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу белән район үзәгендә, Куйбышев Затон һәм Тенеш поселокларында учреждение һәм оешма территорияләрендә кар сыннары ясау матур гадәткә әверелде.

Кардан ясалган сыннарның дизайнында да, күләмендә дә, төслеләрендә дә көч сынашалар. Киләсе ел символы - кардан ясалган аждаһа, Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре, кар таулары матурлыгын һәм байлыгын балалар да, өлкәннәр дә бәяләп өлгерде инде. Ата-аналар балалары белән аждаһалар, куянкайлар, тавыклар, төлке балалары янында, кызганычка каршы, матурлыгы озак вакытка сузылмый торган сокланырлык иҗат ителгән сыннар янында рәсемгә төшә.

Район мәдәният йорты, район үзәгендәге гомумбелем бирү мәктәпләре, балалар бакчалары, ЦРБ, «Акчарлак» спорт комплексы каршындагы территорияләрне, Куйбышев Затон һәм Тенеш поселокларын бизәгән кар сыннарын ясаучыларның иҗади карашын, осталыгын билгеләп үтәсе килә. Уйлап табу, талант, көндәшлек рухы - торак пунктларга бәйрәмчә матур күренеш, бәйрәм рухы ясарга мөмкинлек биргән. Ә иң талантлы осталар, мәсәлән, район үзәгендә «Кышкы дизайн» еллык конкурска йомгак ясалганнан соң Кама Тамагы штп җирлегеннән кызыксындыру призлары алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X