Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Керемнәр һәм чыгымнар ныклы күзәтү астында

Ел саен дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр узган елгы керемнәре турында белешмәләр тапшыралар. Мәгълүматлар 2023 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә.

Һәр декларация кампаниясенә Хезмәт министрлыгы керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру һәм тиешле белешмә формасын тутыру мәсьәләләре буенча методик тәкъдимнәрне яңарта. Быел тәкъдимнәр РФ Президенты Администрациясе, РФ Үзәк банкы, РФ Генераль прокуратурасы һәм башка федераль дәүләт органнары катнашында әзерләнгән.

- Методик тәкъдимнәр буенча эшләгәндә кайбер аспектларга игътибар итәргә кирәк, - ди район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Дмитрий Россев. – Хисап елының 31 декабренә булган мәгълүматларны тапшырырга кирәк. Агымдагы декларация кампаниясе кысаларында белешмәләргә кулланыла торган аңлатмалар да кушып бирелергә мөмкин.

Аерым категориядәге затлар тарафыннан белешмәләр тапшыру мөмкин булмаганда, мәсьәләне җайга салу өчен мондый вәкаләтләргә ия субъектларга алдан ук мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Декларацияне тапшыру өчен "БК белешмәләре"нең актуаль версиясен кулланырга кирәк. Декларациядә товарларны (эшләрне яки хезмәт күрсәтүләрне) сатудан һәм  бер үк вакытта аларны өченче зат файдасына тоту очракларын күрсәтергә кирәк.

Керем дип танылырга мөмкин булган түләүләр исемлеге, шулай ук мондый керем булып саналмаган акчалата түләүләр исемлеге актуальләштерелгән.

Методик тәкъдимнәр белән алдан танышырга тәкъдим ителә. Белешмәләр тутырганда алардан актив файдаланырга.

Керемнәр турында белешмәләр биргәндә җибәрелә торган типик хаталарга аерым тукталасыv килә.

Декларацияне тутырганда киткән хаталар еш кына игътибарсызлык белән бәйле. Титул битендә коррупциягә каршы бүлекчәнең исеме, үз теркәлү адресы дөрес күрсәтелми. Еш кына дачаны милек итеп күрсәтеп, йорт буенча мәгълүмат бирәләр, ә җир турында оныталар.

Тагын бер киң таралган хаталар чыганагы банк счетлары белән бәйле. Хезмәткәр күчермәдән түгел, ә банктан sms - хәбәр буенча алынган калган акча турында мәгълүмат кертә. Шуның аркасында суммалар туры килми.

Декларантлар еш кына ир белән хатынның вазифаларын, шөгыльләрен һәм эш урыннарын бутыйлар, бер ел элек сатылган машинаны, арендага тапшырыла торган фатирларны оныталар, үзләренең күчемсез милек урынын күрсәткәндә ялгышалар.

Заемнар һәм кредитлар буенча йөкләмәләрнең детальләрен күрсәтергә оныталар яки бутыйлар, бигрәк тә гаилә әгъзаларының берәрсе тарафыннан рәсмиләштерелгәне буенча.

Әгәр декларант хатаны вакытында тапкан һәм аныклаучы мәгълүматларны биргән икән, аны беркем дә җаваплылыкка тартмаячак, шулай ук нинди дә булса коррупция билгеләрен күреп булмаган хаталар өчен кебек. Белә торып декларациядә хата җибәрү тикшерүләргә, дисциплинар һәм хәтта җинаять җаваплылыгына җәлеп итүгә, шулай ук декларацияләнмәгән милекне тартып алуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә керемнәр турында бирелә торган белешмәләрне тиешенчә тутыру өчен булган һәм алынган документларны җентекләп өйрәнергә, шулай ук милекчелек, хезмәт хакы һәм мал-мөлкәт турындагы барлык документларның төп нөсхәләреннән мәгълүматларны игътибар белән күчереп алырга кирәк.

Салым түләүченең шәхси кабинетында теркәлү - иң гади ысул, анда милек, хезмәт хакы, кредит оешмаларында булган счетлар турында мәгълүмат чагылдырылган. Банкларга күчермәләр сорап мөрәҗәгать итү мәҗбүри.

Шулай ук социаль челтәрләрдәге аккаунтлар турында белешмәләр бирергә кирәк. Әлегә мондый мәгълүматны безнең район хезмәткәрләренең 14 проценты тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев