Канализация торбаларын ремонтлаганда көчле искә чыдый алмыйча 50 яшьлек ир-ат үлгән
Тукай районының Нарат урманы бистәсендәге терлек фермасында ике эшче бәхетсезлеккә юлыккан. Алар канализация торбаларын ремонтлаган. Көчле искә чыдый алмыйча, 50 яшьлек бер ир-ат аңын югалткан. Икенчесе иптәшен коткарырга теләп үзе дә чокырга төшеп киткән. Аларның чокырдан чыга алмавын күреп, хезмәттәшләре ярдәмгә ашыккан. Ләкин инде соң булган - бер эшче урында...
Тукай районының Нарат урманы бистәсендәге терлек фермасында ике эшче бәхетсезлеккә юлыккан.
Алар канализация торбаларын ремонтлаган. Көчле искә чыдый алмыйча, 50 яшьлек бер ир-ат аңын югалткан. Икенчесе иптәшен коткарырга теләп үзе дә чокырга төшеп киткән. Аларның чокырдан чыга алмавын күреп, хезмәттәшләре ярдәмгә ашыккан. Ләкин инде соң булган - бер эшче урында ук үлгән, икенчесен авыр хәлдә больницага озатканнар.
Безнең гәҗит
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев