Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каматамагылылар Изге Болгар жыенында булды

Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көнгә багышланган тантаналы чара – Изге Болгар җыены узган иде.

Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән дә килгән берничә мең мөселман катнашты, алар арасында безнең район вәкилләре дә бар иде.

«Пәйгамбәребезнең истәлекле әйберләре күргәзмәсе белән тарих битләренә кереп калган быелгы Изге Болгар җыены да тәмам. Безнең районнан барган төркем дә исән-сау әйләнеп кайтты, Әлхәмдүлилләһ. Бик күңелле, гыйбрәтле сәяхәт булды, - диде Люция Нигъмәтҗанова. - Һава торышы да уңай булды: бик салкын да, бик кызу да булмады. Аллаһыбызга чиксез шөкерләребез, мактауларыбыз, рәхмәтләребез булсын. Шулай ук оештыручыларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Жылы, уңайлы автобус тиз арада Изге Болгар җиренә китереп җиткерде. Теләгән теләкләребез, әйткән зикерләребез, укыган намазларыбыз, кылган тәүбәләребез кабул булса иде. Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын.

Быелгы Изге Болгар җыены үзенчәлекле булуы белән аерылып торды, чөнки сөекле пәйгамбәребезнең һәм аның сәхәбәләренең көнкүреш әйберләре, кулларында тоткан хәнҗәрләре гасырлар кайтавазы буларак бирегә китерелде. Шуңа да районнан барырга теләүчеләр күп булды. Тәтеш аша метеор булган булса, баручылар саны шактый күп буласы иде, әмма сәламәтлекләре какшаган өлкән кешеләрне ерак, әйләнеч юл куркытты, ахрысы.

Район администрациясе тарафыннан билгеләнгән микроавтобуста 17 кеше бу истәлекле вакыйганы үз күзләре белән күреп кайтты. Шоферга аерым рәхмәтле алар, чөнки тәүбә гыйбадәтенә алып барып җиткергән. Ә инде Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барган бу чараның әһәмиятен, тәэсирен аңлаган кеше өчен бу бик мөһим».

«Бар матурлыкны карап, андагы кешеләр белән аралашып вакытның узганын сизми дә калдык, - ди сәфәрдә булучылар. - Республика җитәкчелеге, Россия һәм чит илләрнең дин әһелләре белән бергә җәмәгать намазында да катнаштык, Аллага шөкер, тәмле ризыклар белән дә сыйландык. Кыскасы, сәфәр бик күңелле һәм файдалы булды. “Кешеләргә рәхмәтле булмаган кеше Аллаһы Раббыбызга рәхмәтле булмас”, - диелә бер хәдистә. Шуңа да рәхмәтебезне шундый чарада катнашу мөмкинлеге бүләк иткән район башлыгы Наил Вазыйховка, Галимулла хәзрәткә һәм барча оештыручыларга җиткерәсебез килә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X