Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кама Тамагы штп. “Кояшкай” балалар бакчасында ясле белән хушлашу үткәрелде + фото

Бу көннәрдә "Кояшкай" ясле-бакчасына йөргән бәләкәчләрнең ясле белән саубуллашу көне булып узды. Балалар матур шигырьләре, күңелле җыр-биюләре белән әти-әниләренә бүләк ясадылар. Яңа гына тәпи атлап, яслегә җыелган нәниләр, инде күп нәрсәгә өйрәнеп, балалар бакчасына күченә. Әти-әниләр, бәйрәмгә килгән кунаклар, бер яктан- балалары өчен сөенеп утырса, икенче яктан-бу мизгелләрнең кабатланмас булганына...

Бу көннәрдә "Кояшкай" ясле-бакчасына йөргән бәләкәчләрнең ясле белән саубуллашу көне булып узды.

Балалар матур шигырьләре, күңелле җыр-биюләре белән әти-әниләренә бүләк ясадылар. Яңа гына тәпи атлап, яслегә җыелган нәниләр, инде күп нәрсәгә өйрәнеп, балалар бакчасына күченә. Әти-әниләр, бәйрәмгә килгән кунаклар, бер яктан- балалары өчен сөенеп утырса, икенче яктан-бу мизгелләрнең кабатланмас булганына моңсуландылар. Чыннан да, ясле ул-нәниләрнең әти-әнисеннән башка яшәгән беренче йорты. Безнең нәниләребез дә, беренче тэрбиячеләрен калдырып, икенче йортка-балалар бакчасына күчә.

Яраткан, бәләкәй дусларыбыз! Киләчәктә сезгә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.

Бэйрэмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән ата-аналар комитетына (Автономова Мария, Мухамадиарова Наталья, Саттарова Регина) һәм барлык әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Балаларыбыз сау-сәламәт булсын, җир йөзендә аларның шат авазлары яңгырап торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев