Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы РУЭС җитәкчесе Миннур Нәбиуллин “Таттелеком” ПАОның 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар, 2017 елга планнар турында сөйләде

Ул билгеләп үткәнчә, "Таттелеком" ПАО тәкъдим иткән телекоммуникация хезмәтләре арасында шәхси һәм корпоратив клиентлар өчен фиксацияләнгән һәм мобиль элемтә, интернетка киң полосада керү, түләүле телевидение һәм башка хезмәтләр бар. "Хәзерге вакытта район буенча элемтә линияләренең гомуми озынлыгы 1869 км тәшкил итә, шул исәптән җепселле-оптик элемтә линияләре - 178,5 км, 3467...

Ул билгеләп үткәнчә, "Таттелеком" ПАО тәкъдим иткән телекоммуникация хезмәтләре арасында шәхси һәм корпоратив клиентлар өчен фиксацияләнгән һәм мобиль элемтә, интернетка киң полосада керү, түләүле телевидение һәм башка хезмәтләр бар.
"Хәзерге вакытта район буенча элемтә линияләренең гомуми озынлыгы 1869 км тәшкил итә, шул исәптән җепселле-оптик элемтә линияләре - 178,5 км, 3467 кеше - телефония абоненты, югары тизлектәге интернет челтәренә 3056 абонент тоташкан, 1754 кеше IPTV линиясенә тоташтырылган. Районыбыз һәм республика халкының күпчелеге "Летай" мобиль элемтә абоненты булырга теләк белдерә. Хәзерге вакытта районның 1000нән артык кешесе аның абоненты булып тора. Без планлаштырылган эшләрнең күләм регламенты һәм таләпләре үтәлүенә зур игътибар бирәбез. Барлык җирлек башлыкларына элемтә линияләре урнаштыру буенча кисәтүләр ясауга карамастан, узган ел оешмалар һәм физик затлар тарафыннан кабельләр өзелү очраклары булды. Гаеплеләр китерелгән зыянны тулысынча каплады.
Ахырын гаетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев