Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районында исәпкә алу буенча вәкаләтле вәкил редакциябезгә килгән сорауларга җавап бирә

Аларга Кама Тамагы районында исәпкә алу буенча вәкаләтле вәкил Ирина Гаврилова җавап бирә. - Тиздән исәпкә алучылар шәхси йортларда булачак. Заманасы шундый, исәпкә алучылар ролендә алдаучылар да килергә мөмкин. Шакыган һәр кешегә ишек ачу куркыныч. Аларны ничек аерырга? Н. Галиуллина - Исәпкә алучыны махсус экипировкадан (кояштан саклагыч козырек, капюшонлы сигналлы...

Аларга Кама Тамагы районында исәпкә алу буенча вәкаләтле вәкил Ирина Гаврилова җавап бирә.

- Тиздән исәпкә алучылар шәхси йортларда булачак. Заманасы шундый, исәпкә алучылар ролендә алдаучылар да килергә мөмкин. Шакыган һәр кешегә ишек ачу куркыныч. Аларны ничек аерырга? Н. Галиуллина
- Исәпкә алучыны махсус экипировкадан (кояштан саклагыч козырек, капюшонлы сигналлы жилет, махсус планшет, бейджик) аерырга була һәм алар махсус таныклыкка ия. Шулай ук эчке эшләр органнары да уяу булачак, алар исәпкә алуга катнашы булган гражданнарның һәм исәпкә алуны уздыручыларның иминлеген кайгыртачак.
- Исәпкә алуда катнашу мәҗбүриме, аннан баш тартырга мөмкинме? Л. Каюмов
- Авыл хуҗалыгын исәпкә алуда катнашу испкә алынучы объектлар - юридик затлар өчен мәҗбүри, физик затларның җәмәгать вазифасы. Бу "Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу турында"гы Федераль закон белән ныгытылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев