Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Олы Салтык авылының Г.Тукай урамында «Урам бәйрәме» инде 20 елдан артык билгеләп үтелә

Дөрес, "Тукай урамы" язуда гына, аны бөтен авыл кешесе "Кече Салтык урамы" дип атый. Кече Салтыкка юл безнең урамнан чыгып китә, шуңадыр инде. Иң беренче кайсы елны бәйрәм иткәнебезне, бу бәйрәм ничек башланып киткәнен беркем дә төгәл генә хәтерләми. Ул вакытта балаларыбыз да кечкенә иде әле. Бәйрәмне бакча башында җыелып...

Дөрес, "Тукай урамы" язуда гына, аны бөтен авыл кешесе "Кече Салтык урамы" дип атый. Кече Салтыкка юл безнең урамнан чыгып китә, шуңадыр инде.


Иң беренче кайсы елны бәйрәм иткәнебезне, бу бәйрәм ничек башланып киткәнен беркем дә төгәл генә хәтерләми. Ул вакытта балаларыбыз да кечкенә иде әле. Бәйрәмне бакча башында җыелып уздыра идек. Инде аларның кайберсенә 30 яшь тулды. Бакча башында инеш ага, таллар үсә, безгә җыелып бәйрәм ясар өчен яшеллеге дә җитәрлек.
Урамның бер үзенчәлеге бар икән. Монда килен булып төшүчеләр гел шушы авыл кызлары. Ә Фирая белән Рәфидә шушы урамда туып үскәннәр дә, бу урам егетләренә тормышка да чыкканнар. Бары Нурмиевлар гына колхозга эшкә килеп, безнең авылда шушы урамда төпләнеп калган кешеләр.
Кем дә булса оештырып йөрмәсә, бәлки быел узмаган да булыр иде.
"Инде олыгайдык та, уздырмасак та ярый, " - дип уйлаган идек. Баштарак бәйрәмнең төп оештыручысы Илфат абый Гарифуллин булса, соңгы елларда алар Исфат абый Садыйков белән бергә тырышып йөриләр. Ул Казанда яшәсә дә, туган нигезенә еш кайта. Узган ел көн яңгырлы булды, шуңа күрә бәйрәмне алар бакчасында уздырдык. Ә быел салкын булу сәбәпле, мәдәният йортына җыелдык. Бәйрәмне Фирая Гарифуллина бу урамда туып үскән Фәридә Садыйкованың (хәзер Фазылҗанова) 2009 елда "Шәһри Казан" газетасында басылган "Урам бәйрәме" мәкаләсен укудан башлап җибәрде. Ул да гаиләсе белән бу бәйрәмгә кайткан булган икән. Әйе, монда бит әле берничә ел бер-берсен күрмәгәннәр дә очраша. Быел бәйрәмгә беренче тапкыр Фәридә апа белән Рәүф абый да кайткан иде. Ул үзенең гармунын да алып кайткан. Сәхнәгә берьюлы 4 гармунчы менде һәм үзләренең яраткан көйләрен уйнадылар.
Гомер бер генә һәм бик кыска да. Урамда гына түгел, авылыбызда да кеше кимеде. Уйласаң... гөр килеп йөргән кайбер кешеләр арабызда юк инде . Кай арада узган соң бу гомер дип уйлыйсың. Шуның өчен дус һәм тату булып матур итеп яшәргә тырышыйк. Бик зур, күңелле чын бәйрәм булды ул. Һәр кеше үзенчә күңел ачты: җырладык та, биедек тә, уеннар да уйнадык, яшьлегебезне искә төшердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев