Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Келәнче авылында мәктәп елларын онытмыйлар

Келәнче авылы мәктәбен тәмамлавыбызга быел 30 ел булды. Кай арада гомер сиздермичә үткән, диярсең? Аллага шөкер, без һәр 5 ел саен очрашу оештырабыз. Ләкин ни кызганыч, һәр очрашуыбызга килүчеләр саны сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Быел исә 9 классташ очраштык. Очрашу кичәсе, белем алырга җыелган кебек, мәктәп ишегалдыннан башланды. Аннан соң безнең белән...

Келәнче авылы мәктәбен тәмамлавыбызга быел 30 ел булды. Кай арада гомер сиздермичә үткән, диярсең? Аллага шөкер, без һәр 5 ел саен очрашу оештырабыз. Ләкин ни кызганыч, һәр очрашуыбызга килүчеләр саны сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Быел исә 9 классташ очраштык.


Очрашу кичәсе, белем алырга җыелган кебек, мәктәп ишегалдыннан башланды. Аннан соң безнең белән мәктәпне тәмамлаганнан соң беркайчан да очраша алмаган һәм укыган дәвердә истә калган хатирәләрне уртаклашу язмаган классташларыбыз - Марат Ишмиев белән Рушан Вәлиев каберләрен зыярәт кылдык, чәчәкләр куйдык.
Каләм тотып язарга, хәрефләрне җыеп укырга өйрәткән беренче укытучыбыз Рәдинә апа Насыйбуллинаның хәлен белдек. Апабызны 40 ел белсәк тә, ул да, без дә үзгәрмәгән кебек. Без барыбыз да оялып, кыяр-кыймас кына беренче класска баргандагы кебек, апаны кочаклап алдык. Юк, без үзгәргәнбез икән бит: апабыз безнең кочакка сыйды да бетте. Ул безнең, әле моңарчы әйтелмәгән кайбер шуклыкларыбызны искә алып, балачагыбызга кайтарды. Аннан безне олы тормыш юлына чыгарган укытучыбыз Илдар абый Дәүләтшин янына сугылдык. Ул лаеклы ялда булса да, әле дә балаларга белем бирүен дәвам итә. Без аның белән укыган чакта булган кызык хатирәләрне искә алып, үзебезнең тормышыбыз, эшебез, балаларыбыз турында сөйләшеп, киләсе очрашуга өметләр баглап саубуллаштык.
Бәйрәмебез район үзәгендәге «Курай» кафесында дәвам итте. Очрашуга Илдар Билалов, Ринат Габбасов, Хәмит Гайнуллин, Рөстәм Исмәгыйлев, Рифат Нәҗмиев, Алсу Рәхмәтуллина (Саттарова), Наилә Хәмидуллина, Динә Җантимерова (Шәңгәрәева) килгән иде. Бик кызык, күңелле булды. Җырладык, биедек. 30 ел буе ачылмый торган талантларыбыз да күренде. Илдарыбыз кич буе көлдереп, күңелләребезне күтәреп торды. Ә Хәмит белән Рифат һәрвакыттагыча башлап йөреп, табыныбызның тамадалары булды.
Очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, киләчәккә яңа өметләр уятып, сагынганда карарга фотолар калдырып, сизелмичә үтте. Гүя, безнең артта өч дистә ел ятмый, гүя бүген генә мәктәпне тәмамлап таралышканбыз. Һәрберебез кичәдән яңа көч, тормыш яме алып китте. Очрашуны оештыручы классташларыбызга зур рәхмәт.
Мәктәп елларын
онытмыйк, дуслар,
Туган оясын
онытмый кошлар.
Соңгы кыңгырау
еракта калып,
Еллар узгач та
колакта чыңлар,
Моңлы җыр булып
колакта чыңлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев