Җәмгыять
Кама Тамагы районы Кече Мәрәтхуҗа авылын торгызуда беренче адымнар
Күптән түгел Кече Мәрәтхуҗа авылында җирле оешма мәхәллә советы утырышы үткәрелде. Анда Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин, җирле үзидарә депутаты - җирле оешма мәхәллә советы рәисе Ильяс Мөхәммәтшин, шулай ук авыл халкы һәм туганнарына кунакка кайтучылар катнашты. Халык күп җыелды. Димәк,...
Күптән түгел Кече Мәрәтхуҗа авылында җирле оешма мәхәллә советы утырышы үткәрелде.
Анда Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин, җирле үзидарә депутаты - җирле оешма мәхәллә советы рәисе Ильяс Мөхәммәтшин, шулай ук авыл халкы һәм туганнарына кунакка кайтучылар катнашты. Халык күп җыелды. Димәк, бу көнне көткәннәр. Биредә берләшүгә беренче адым ясалды, чөнки аннан башка авыл һәм динне торгызу мөмкин түгел.
Утырыш Кече Мәрәтхуҗа мәхәллә мәчете имам-хатыйбын халыкка тәкъдим итү өчен җыелды. Ул Коръән уку белән башланып китте. Аннан соң район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Кече Мәрәтхуҗа имам-хатыйбы вазифасына Рәис Габдулла улы Гайнуллин раслануын әйтеп, аны халык белән таныштырды. Ахырдан яңа билгеләнгән имам-хатыйпка үз киңәшләрен биреп, эшендә уңышлар теләде. Галимулла хәзрәт шулай ук авыл халкына сәламәтлек, иминлек, нинди диннән булуларына карамастан, кешеләрнең килешеп һәм тынычлыкта яшәүләрен теләде.
Галимулла хәзрәттән соң авылның имам-хатыйбы булып яңа сайланган Рәис Гайнуллин сүз алды. Ул бу эштә ышаныч күрсәткәннәре өчен авылдашларына рәхмәт белдерде. Рәис хәзрәт үз чыгышында киләчәккә тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерде, халыкка вәгазь сөйләде, шулай ук дингә кагылышлы гына түгел, бүгенге көндә авылда яшәүчеләрне борчыган башка проблемаларны күтәрде.
«Бүген безгә тагын да берләшергә кирәк, - диде Рәис Гайнуллин. - Авыл көннән-көн картая, халык саны кими. Ярдәм көтәрлек урын юк, үзебездән башка безгә берәү дә ярдәм итмәс. Әгәр без бүген берләшеп, авылны торгызуга таба бер адым ясаячакбыз икән, бернинди санкцияләр һәм киләчәктәге билгесезлек безгә куркыныч булмас», - дип тәмамлады ул үз чыгышын.
Дөрестән дә шулай, чөнки бу утырышта дин мәсьәләләре генә түгел, социаль мәсьәләләр дә тикшерелде. Алар: юлларга вак таш җәю, дәүләт программасы буенча яңа клуб төзелеше. Авылда яшәүчеләр фикере буенча «клуб бу авылда гына төзелмәгән».
Җыелган халыкның җирле үзидарә башлыгы Айрат Җиһаншинга да сораулар ыбар иде. Ул аларга җавап биреп, үзсалым программасында активрак катнашырга чакырды. Әлбәттә, барлык сорауларны бер көндә генә хәл итеп булмый. Шулай да бу проблемаларны хәл итү юллары һәм киләчәккә өметләр нәкъ менә бу көнне булдырылды.
Авылның аксакалы, мәчет төзелеше башлангычында торган, хәзерге вакытта Тенеш штпда яшәүче Галимҗан Хәсәнов чыгышы күпләрнең күңелен кузгатты. Аның хезмәтенә Галимулла хәзрәт тә, авыл халкы да бик рәхмәтле.
Бу көнне мәхәллә советы әгъзалары да сайланды, аның составына Илдус Гайнуллин, Илфат Гафиятов, Айдар Мөлеков керде. Совет рәисе итеп Ильяс Мәхәммәтшин сайланды. Утырышта киләчәккә планнар билгеләнде: мәсәлән, мәчетне ремонтлау, чишмәләрне чистарту, зиратларны төзекләндерү һ.б. Авыл тормышын яхшырту буенча тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен авылдагы тәҗрибәле һәм хөрмәтле кешеләрдән «Аксакаллар шурасы» сайланды. Ә хатын-кызлар якын киләчәктә «Мөслимәләр советы» җәмгыяте оештырырга планлаштыра. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде, икенче көне үк хатын-кызлар гарәп теле өйрәнү курсларына языла башлады.
Халык ике сәгатьтән артык үзләрен борчыган проблемаларны тикшерде. Залдан иртәрәк чыгып китүчеләр күренмәде, утырышка да кемнеңдер кушуы белән түгел, үз теләкләре белән килделәр. Ахырдан мондый чараны кварталга бер тапкыр, ә совет утырышын авылда эшләр туплануга карап үткәрергә карар ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев