Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы укучылары яза

Газета-журнал битләреннән иганәчеләр турында язылган язмалар белән танышып барабыз. Алар хөрмәткә һәм мактауга лаек. Газета укучыларны үзебезнең иганәчебез белән дә таныштырып китәсебез килә. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" Республика акциясе кысаларында мәктәбебезгә инде менә берничә ел рәттән 2014-2015 елгы чыгарылыш сыйныф укучысының әтисе иганәче Мөсәлим Әбрар улы Сабиров ярдәм күрсәтә. Узган...

Газета-журнал битләреннән иганәчеләр турында язылган язмалар белән танышып барабыз. Алар хөрмәткә һәм мактауга лаек. Газета укучыларны үзебезнең иганәчебез белән дә таныштырып китәсебез килә.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" Республика акциясе кысаларында мәктәбебезгә инде менә берничә ел рәттән 2014-2015 елгы чыгарылыш сыйныф укучысының әтисе иганәче Мөсәлим Әбрар улы Сабиров ярдәм күрсәтә. Узган уку елында ул мәктәпкә мотоблок бүләк итте. Безне-укучыларны һәм укытучыларны мәктәп яны тәҗрибә участогындагы җирне кул белән эшкәртүдән азат иткәне өчен аңа бик рәхмәтле без. Ә быел исә ул мәктәпкә зур суммада акчалата ярдәм күрсәтте. Бу акчага мәктәптә теплица булдыруны планлаштырып торабыз. Иртә язда үстерелгән уңыш мәктәп ашханәсендә витаминнарга бай ризыклар әзерләү өчен кулланылачак.
Арабызда шундый изге күңелле кешеләр барында эшебез дә бара. Алар ярдәменә дә ышанабыз, үзебез дә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев