Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Балтач авылында яшәүче Сәкинә әби Моталлапова 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән

Балтач авылында яшәүче, агымдагы елда үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хезмәт һәм тыл ветераны Сәкинә әби Моталлапованың тормыш юлы җиңелләрдән булмаган. Сугыш чоры балалары өлешенә тигән авырлыкларны ул да үз җилкәсендә күтәргән. «Гаиләбез ишле иде, терлекләр асрасак да, ул чакта налоглар зур булды, ите, сөте, йомыркасы түләүгә китә барды,...

Балтач авылында яшәүче, агымдагы елда үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хезмәт һәм тыл ветераны Сәкинә әби Моталлапованың тормыш юлы җиңелләрдән булмаган.


Сугыш чоры балалары өлешенә тигән авырлыкларны ул да үз җилкәсендә күтәргән. «Гаиләбез ишле иде, терлекләр асрасак да, ул чакта налоглар зур булды, ите, сөте, йомыркасы түләүгә китә барды, - дип көрсенеп искә ала ул балалык елларын. - Балтачта 4 сыйныфны бетергәч тә колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйдым. Шулай да иң авыры сугыш еллары булды. Без, яшүсмер балалар, урман кисү эшләрендә катнаштык. Тору урыныбыз иске ат абзары булды, кайнар аш күрмәдек, өйдән алып килгән паек белән тукландык. Иртәнгә кадәр өс-баш кибеп өлгерми иде. Ачлыгын да, үзәкләргә үткән салкынын да кичердек». Соңрак ул фермада бозаулар карый, үгез җигеп малларга эчерү өчен су ташый.
1956 елда Мөнир исемле егет белән гаилә коралар, зур алмагач бакчасы утырталар, 5 бала үстерәләр. Сәкинә әбигә бала югалту хәсрәтен дә күтәрергә туры килә - 21 яшендә хатынын, ике баласын калдырып уллары Азат фаҗигале төстә үлә. Бүгенгесе көндә ул Азатның хатыны Гүзәлия тәрбиясендә яши. "Аңлашып, матур яшибез,- ди Сәкинә әби. - Киленем уңган-булган, бар эшкә кулы ята, аш-суга да оста. Терлекләр, кош-кортлар асрыйбыз". - Алар буыны тик утырырга өйрәнмәгән, - дип сүзгә кушылды килене Гүзәлия. - Мунчасын да яга, яшелчәләргә су сибәргә, өйдәге вак-төяк эшләрне башкарырга да булыша. Балалар да әбиләре өчен өзелеп тора.
Бәйрәм, бергәләшеп туганнар белән җыелышу булсын, төп нигез дистәләрдән артып киткән бала-чага, кызлары, кияүләре белән тулып китә. Һәркайсы әниләре, әбиләре янына җыелышып шатлыкларын, яңалыкларын уртаклашалар. Кызларының 2се Кукмарада, берсе Буада, берсе Биектауда яши.
Барлык балалары да тормышта үз юлларын табып, намуслы хезмәт куялар. Аларның уңышына сөенеп, гомер кичерә зур кыенлыклар күреп чыныккан Сәкинә әби.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев