Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы халкы хәзер көн саен яңа паркка йөри алачак

Узган шимбәдә Кама Тамагы штпда Комаров урамындагы яңа паркта Парклар һәм скверлар көненә багышланган күңелле бәйрәм булды. Бу көнне парк территориясендә поселок һәм район халкы, кунаклар җыелды. Аларга муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин болай дип мөрәҗәгать итте: - Без бүген сезнең белән Парклар һәм скверлар көнен билгеләп үтәбез. Республика...

Узган шимбәдә Кама Тамагы штпда Комаров урамындагы яңа паркта Парклар һәм скверлар көненә багышланган күңелле бәйрәм булды. Бу көнне парк территориясендә поселок һәм район халкы, кунаклар җыелды. Аларга муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин болай дип мөрәҗәгать итте:
- Без бүген сезнең белән Парклар һәм скверлар көнен билгеләп үтәбез. Республика программасы безнең районда да гамәлгә куела. Паркны төзекләндерүнең икенче этабы төгәлләнеп килә, алда өченче этап - яшелләндерү. Район халкы тәкъдиме белән паркка якташыбыз - язучы, драматург Туфан Миңнуллин исемен бирергә дигән карарга килдек. Бүген биредә язучыга куелган һәйкәлгә чәчәкләр кую мөмкинлеге бар. Районыбыз халкына һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә - бу искиткеч матур ял итү урынын саклыйк, ул безне, балаларыбызны, оныкларыбызны озак еллар сөендереп торсын. Бәйрәм белән!
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев