Кама Тамагы авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең “Уют” МУПка су кулланган өчен бурычлары 300 мең сумнан артып китте
Соңгы киңәшмәдә учреждение җитәкчесе Руслан Хәлилов аны ябарга, ә суэтем башняларын авыл җирлекләре балансына тапшырырга тәкъдим итте. - Ул вакытта төрле төзексезлекләр - насос яну, сафтан чыккан суүткәргеч челтәре авыл җирлекләренә авыр йөк булачак, - диде муниципаль район башлыгы Павел Лоханов. - Насос алыштырганда яңа җиһазлар гына түгел, махсус техника...
Соңгы киңәшмәдә учреждение җитәкчесе Руслан Хәлилов аны ябарга, ә суэтем башняларын авыл җирлекләре балансына тапшырырга тәкъдим итте.
- Ул вакытта төрле төзексезлекләр - насос яну, сафтан чыккан суүткәргеч челтәре авыл җирлекләренә авыр йөк булачак, - диде муниципаль район башлыгы Павел Лоханов. - Насос алыштырганда яңа җиһазлар гына түгел, махсус техника да кирәк. Барлык авыл җирлекләре дә мондый финанс йөкләмәсен күтәрә алмас.
- Чынлап та, ай саен су кулланган өчен 100 мең сумга якын акча җыйган авыл җирлекләре төрле төзексезлекләрне дә бетерә алыр, - диде Руслан Рөстәм улы.-- 16-20 мең генә акча җыйган кечерәк авыл җирлекләренә электр энергиясе өчен түләү, җиһазлар сатып алу, насос куйдыру яки суүткәргеч ремонтлау өчен техника чакырту авыр булачак.
Су өчен барлык авыл җирлекләренең дә бурычы бар: Карамал авыл җирлеге -15837,49 сум; Кирельский АҖ - 15726,4 сум; Келәнче АҖ - 32132,5 сум; Красновидово АҖ - 36691,82 сум; Кече Салтык АҖ - 26336,01 сум; Осинники АҖ - 9507,06 сум; Иске Барыш АҖ - 2226,67; Иске Казиле АҖ - 54696,38 сум; Сөйки АҖ - 76021,46 сум; Тәмте АҖ - 21060,36 сум; Уразлино АҖ - 4153,59 сум; Олы Кариле АҖ -14403,73 сум; Олы Салтык АҖ - 9553,68 сум; Варварино АҖ - 15983,06 сум.
Акча булмаганлыктан учреждение үз вазыйфаларын вакытында һәм сыйфатлы башкара алмый. Шуңа күрә мәсьәләне кичектермичә хәл итәргә кирәк, чөнки "Уют" МУП бурычларны түләттерү өчен судка мөрәҗәгать итәрә мәҗбүр булачак. Муниципаль район башкарма комитеты бурычлылар исемлеген район газетасында бастырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев