Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар үзәгендә- яшүсмер

Әрәм булуы җиңел, адәм булуы авыр һәм аларның хокукларын яклау- чираттагы районның балигъ булмаганнар комиссиясе утырышында административ тәртип бозган яшүсмерләр эшен караганда күңелгә шул гыйбарә килде. Бу юлы да комиссия членнары тыелган урыннарда тәмәке тарту, төнге вакытта өлкәннәр күзәтүеннән тыш урамда йөрү, спиртлы эчемлекләр куллану, мәктәпкә йөрмәү фактлары буенча эшләрне...

Әрәм булуы җиңел, адәм булуы авыр һәм аларның хокукларын яклау- чираттагы районның балигъ булмаганнар комиссиясе утырышында административ тәртип бозган яшүсмерләр эшен караганда күңелгә шул гыйбарә килде.

Бу юлы да комиссия членнары тыелган урыннарда тәмәке тарту, төнге вакытта өлкәннәр күзәтүеннән тыш урамда йөрү, спиртлы эчемлекләр куллану, мәктәпкә йөрмәү фактлары буенча эшләрне карады. Арада инде административ тәртип бозган өчен берничә тапкыр комиссия тарафыннан, кисәтелеп тә сабак алмаучылар булуы аеруча борчу тудыра. Балалар үрнәкне беренче чиратта яхшымы ул, яманмы- гаиләдә ата-анадан ала. Бу яшүсмерләрнең дә күбесе имин булмаган гаиләләрдән. Беренче чиратта бала өчен ата-ана җаваплы дибез. Хәтта комиссиядә утырышына да салмыш хәлдә килгән ата-аналарны күргәч, алма агачыннан ерак төшмәс дияргә генә кала. Тәмте авылыннан 13 яшьлек кыз бала тәмәкегә нәкъ менә әнисеннән күреп үрелгән. Беренчедән яшьтән сәламәтлегенә зыян салса, икенчедән киләчәктә булачак ана, тора-бара наркотикларга үрелмәс дип кем әйтә ала. Ярый да вакытында бу яман гадәттән ваз кичсә. Шулай ук төнге вакытта урамда сыра эчкән 15-17 яшьлек яшүсмерләрнең дә аны даими кулланганда, эчүчелек тормыш нормасына әверелмәс дип кем ышанып әйтә ала. Шулай ук баласы мәктәпкә йөрмәгән өчен комиссия утырышында катнашкан гаиләдә гаугалылардан санала. Ир-хатыны белән аерылса да бергә яшиләр. Гаилә башлыгы спиртлы эчемлекләр белән мавыга, өйдә һәркөн ызгыш-талаш. Инде өченче мәртәбә утырышка чакырылган бу гаиләне ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне искә төшереп соңгы кисәтү ясалды. Шулай ук һөнәри училищеда укуын ташлап, Казан шәһәренә чыгып киткән, анда җинаять кылган (талау)17 яшьлек яшүсмер язмышы да аяныч. Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия мәгълүматларына караганда, агымдагны елның 11 аенда балигъ булмаганнар тарафыннан ике җинаять кылынган. Алып барылган кисәтү чараларына карамастан, балигъ булмаган балаларын тәрбияләүдә ата-ана вазыйфасын тиешенчә башкармау фактлары комиссия өчен элеккечә көнүзәк мәсьәлә булып кала. Агымдагы елда узган ел белән чагыштырганда андый гаиләләр саны арткан. КДН җаваплы секретаре Рамил Хәйруллин болай ди: -"Озак еллар дәвамында беренче тапкыр комиссиягә ата-аналарның балаларын спиртлы эчемлекләр куллануга тартуы кебек коточкыч фактны тикшерергә туры килде. Социаль яктан куркыныч һәм авыр тормыш шартларында калган гаиләләр комиссиянең җитди игътибарында тора". Бу гаиләләрдәге 21 бала эшкә урнаштырылган, ә 6 бала җәйге ялларын башка райондагы шифаханәләрдә үткәргән. 24 гаилә патронатта тора (узган ел 25 гаилә булган). 8 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән (узган шул чорда 4 кеше). Төрле хокук бозулар өчен 10 яшүсмер комиссиягә исәпкә куелган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, комиссия ОВД, УСЗ, РОО, ЦРБ кебек учреждениеләр белән хезмәттәшлек итә. Даими рәвештә авыр тормыш шартларыннан ничек чыгу турында кисәтү әңгәмәләре үткәрелә, киңәшләр бирелә һәм тәкъдимнәр әйтелә. Яңа ел алдыннан гаиләләргә иминлек телибез, һәр гаиләдәге бала тәртипле булып үссен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев