Игътибар!
Сишәмбе, 9 апрельдә 10.00-12.00 сәгатьтә республикада халыкка автомат рәвештә хәбәр тарату системасы әзерлеген чираттан тыш тикшерү үткәрелә. Моның өчен барлык электр сиреналары һәм кычкырып сөйләү җайланмалары, смс-хәбәрләр, шулай ук телевидение, радио һәм телефон элемтәсе эшләячәк. Мәгълүмат җиткерү алдыннан игътибарны җәлеп итү өчен электр сиреналары кушылачак. Аны ишеткәч, ашыгыч арада «Радио...
Сишәмбе, 9 апрельдә 10.00-12.00 сәгатьтә республикада халыкка автомат рәвештә хәбәр тарату системасы әзерлеген чираттан тыш тикшерү үткәрелә.
Моның өчен барлык электр сиреналары һәм кычкырып сөйләү җайланмалары, смс-хәбәрләр, шулай ук телевидение, радио һәм телефон элемтәсе эшләячәк. Мәгълүмат җиткерү алдыннан игътибарны җәлеп итү өчен электр сиреналары кушылачак. Аны ишеткәч, ашыгыч арада «Радио России»ны кушарга яки «Россия-1» каналын ачарга кирәк һәм Татарстан Республикасында Россия МЧС баш идарәсе хәбәрен тыңларга. Мәгълүматны игътибар белән тыңлагач һәм гадәттән тыш хәлләр районында икәнлекне аңлагач, сез сабыр булырга, иң мөһиме - паникага бирелмәскә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев