Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшәү – бәхет!

25 мартта тормышыбызны күңеллерәк һәм кызыклырак итүче мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Алевтина Шамил кызы Мартьянова – күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән, бу һөнәргә бөтен гомерен багышлаган кеше.

Алевтина 1963 елның 2 гыйнварында Осинники авылында Шамил Әскәр улы һәм Валентина Яковлевна Гыйльметдиновлар гаиләсендә туа. Әтисе инженер-механик, әнисе дуңгызчылык белән шөгыльләнә. Әти-әнисе һәрвакыт эштә, йорт хуҗалыгы да зур. Гаиләдә биш бала үсә, янәшәләрендә яраткан Зоя һәм Наталья әбиләре була.   

Мәктәпне тәмамлагач, Алевтина фермада эшли башлый. 1984 елда аңа Осинники авыл мәдәният йортында эш тәкъдим итәләр һәм ул ризалаша. Ун ел Осинники авыл клубында методист булып эшли, читтән торып Алабуга мәдәният-агарту училищесында укый. 1994 елдан Алевтина Шамил кызы –  Осинники авыл мәдәният йортының алыштыргысыз директоры.

Авыл клубы һәрвакыт мәдәният үзәге булып торган: бу кино, бильярд, шашка гына түгел, ә агитбригадалар, тематик концертлар, кичәләр, очрашулар, интеллектуаль уеннар, халык бәйрәмнәре дә. Аның җитәкчелегендә актив түгәрәк эшчәнлеге алып барыла, 29 ел дәвамында «Сударушка» вокаль ансамбле үзенең чыгышлары белән сөендерә, «Деревенька» иҗат коллективы искиткеч спектакльләр куя, ике ел рәттән Алевтина Шамил кызы сценарист ролендә чыгыш ясый, диплом һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнә.

Ул күп кенә грамоталар, дипломнар һәм Рәхмәт хатларына ия. Алар арасында Кама Тамагы башкарма комитетының мәдәният бүлеге грамоталары һәм дипломнары, мәдәният өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Мәдәният министрлыгы грамоталары бар һәм ул «Иң яхшы авыл мәдәният йорты директоры» – 2003 ел, 2004 ел, «2013 елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре» исемнәренә ия булган.  

Шулай да аның өчен иң мөһиме – якыннары һәм туганнарының мәхәббәте һәм аңлавы. Гаиләсе – 42 ел бергә гомер кичергән ире, өч баласы: ике улы һәм бер кызы һәрчак аңа теләктәшлек белдерә. Оныклары Дарина, Макар һәм Варвара һәрвакыт күңелен сөендереп тора, алар да ул үткәргән чараларда актив катнашалар.

Язмыш аңа кече Ватанында иҗади шәхес булу мөмкинлеге биргән, ул аның патриоты һәм үзе дә яшь буында туган якка мәхәббәт тәрбияли.

Тарих шулай кушты: илебез кабат куркыныч астында. Хәрби бурычын үтәүче улы өчен борчылучы ана йөрәген аңлау җиңел түгел, бары тик фаразлап кына була.  Алевтина Шамил кызының өлкән улы, йөрәк парәсе Виктор бүген махсус хәрби операциядә катнаша. Һәрбер ана кебек, Алевтина Шамил кызы үзенең ышанычы һәм мәхәббәте улын саклап калыр һәм ул җиңү белән өйгә кайтыр дип өметләнә.

«Язмыш дучар иткән барлык тормыш авырлыкларын җиңәргә эш ярдәм итә, ә минем эшем –  кешеләргә бәйрәм бүләк итү һәм аларда яхшы кәеф булдыру. Эш яшәргә ярдәм итә. Яшәү – үзе зур бәхет», - дип саный Алевтина Шамил кызы. Мин аның эшенең бәяләнүен телим, чөнки ул аңа үзенең барлык кичерешләрен, бар күңелен сала.

Любовь Каракова, 

Осинники авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев