Хыялдагы парк сурәте
Җәмгыять

Хыялдагы парк сурәте

Кама тамагында парк ачылышына багышланган бәйрәмдә күп төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берничәсе рәсем белән бәйле иде. Бу- аква-грим һәм асфальтка рәсем ясау. Тернәкләндерү үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен пленерда рәсем ясау оештырылган иде. Районда яшәүче Мөршидә Мәҗитова, Гөлшат Хәйруллина, Рива Гафурова, Тәтештән килгән кунаклар Маргарита Ярославская һәм Надежда Барабанова паркны...

Кама тамагында парк ачылышына багышланган бәйрәмдә күп төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берничәсе рәсем белән бәйле иде.

Бу- аква-грим һәм асфальтка рәсем ясау. Тернәкләндерү үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен пленерда рәсем ясау оештырылган иде. Районда яшәүче Мөршидә Мәҗитова, Гөлшат Хәйруллина, Рива Гафурова, Тәтештән килгән кунаклар Маргарита Ярославская һәм Надежда Барабанова паркны үзләре күрергә теләгәнчә рәсемгә төшерделәр. Алар белән янәшәдә ЦСОНның яшь пенсионерлары Венера Мөхәммәтшина һәм Рузалия Хәйруллина урнашканнар иде. Рива Гафуровага оныгы Карина да булышты. Бәйрәм ыгы-зыгысында аларны бәлки бөтен кеше күеп тә бетермәгәндер, аларның эшләре белән халыкны социаль яклау үзәгендә танышырга була. Анда үз клиентларының эшләре бик кадерле.


Нет комментариев