Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хокукый ярдәм

2002 елның 31 маенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Адвокат эшчәнлеге һәм Россия Федерациясендә адвокатура турында"гы федераль законга кул куя. Закон кабул ителгән көндә "Россия адвокатура көне" һөнәри бәйрәм буларак билгеләнә. Һөнәри бәйрәм алдыннан без Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең Кама Тамагы районы филиалы мөдире Владимир Камонинга һәрберебезне кызыксындырган сораулар белән...

2002 елның 31 маенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Адвокат эшчәнлеге һәм Россия Федерациясендә адвокатура турында"гы федераль законга кул куя. Закон кабул ителгән көндә "Россия адвокатура көне" һөнәри бәйрәм буларак билгеләнә.
Һөнәри бәйрәм алдыннан без Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең Кама Тамагы районы филиалы мөдире Владимир Камонинга һәрберебезне кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
- Владимир Александрович, безнең районда адвокатлар коллегиясе филиалы кайчаннан эшли башлады һәм гражданнарга адвокатлар нинди хокукый хезмәтләр күрсәтә?
- 1993 елдан эшлибез. Иң элек юридик консультация статусында эшләсәк, "Адвокат эшчәнлеге һәм Россия Федерациясендә адвокатура турында"гы закон үз көченә керү нәтиҗәсендә аннан соңгы үзгәртеп төзү процесслары Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясе формалаштырды. Аннан соң Татарстан Республикасы адвокатлар палатасы барлыкка килде. Бүгенге көнгә безнең филиал коллегиянең аерым структур бүлекчәсе булып тора. Хокукый ярдәмгә килсәк, без районда яшәүчеләргә барлык хокукый хезмәтләр спектрын күрсәтәбез: суд органнарында, төрле милек формасындагы учреждение, оешмаларда гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Җинаять эшләре, гражданлык характерындагы эшләр алып барабыз, җир һәм милек бәхәсләре, гаилә эшләрен тикшерәбез.
- Сез күп еллык тәҗрибәсе булган, уңышлы эшләүче юрист. Сез бүгенге закон чыгару базасын - югарыда телгә алынган "Адвокат эшчәнлеге һәм Россия Федерациясендә адвокатура турында"гы законны ничек бәялисез?
- Бу иң уңышлы законнарның берсе дип саныйм. Ул адвокатның хокукый статусын, аның хокукларын һәм бурычларын төгәл билгели. Адвокат, закон нигезендә мөстәкыйль, бәйсез зат булып тора, бу безнең мөмкинлекләрне арттыра. Закон нигезендә кирәк булган исбатлау базасын җыю мөмкинлеге бар.
- Адвокатура институты дәүләтчелекне ныгытуда төп гарантларның берсе булып тора. Сезнең эшчәнлек законнарны тайпылышсыз үтәүгә, суд- тикшерү органнарының нәтиҗәле эшен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Сез кайчак проблемаларны хәл итү, дөреслекне торгызуда ярдәм күрсәтү, законлы мәнфәгатьләрне яклау өчен гражданнар мөрәҗәгать итүче соңгы инстанция.
- Адвокатларның барлык эшчәнлеге клиентның ышанычлы мөнәсәбәтенә корылган. Әмма без үз эшчәнлегебезне бары тик закон кысаларында гына алып барабыз. Исбатлау базасын җентекләп җыю - уңышлы эшнең нигезе һәм теге яки бу эшнең уңышы шунда. Аерым алганда, бездәге эшләрнең барысының да ахыры яхшы тәмамлана диярлек.
- Владимир Александрович, сездә түләүсез хезмәт күрсәтү төрләре бармы?
- Әйе, без халыкның социаль якланмаган категорияләренә түләүсез ярдәм күрсәтәбез, безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең берсен дә юридик консультация бирмичә кире бормыйбыз. Кайчак чиновникларның позициясе гаҗәпкә калдыра, алар халыкка берни аңлатмыйча, проблеманы аңламыйча ишеккә күрсәтәләр. Алар кирәкле документлар пакетын һәм мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатмаганлыктан проблема шул килеш кала, ә канәгатьсезлек арта. Шуның белән бергә кешенең хакимияткә карата ышанычы кими. Грамоталы җитәкче бервакытта да язма рәвештә баш тартмый, шуңа күрә халыкка ябык боҗра буенча йөрергә туры килә. Бары тик суд нигезсез баш тарту турында язмача аңлатма таләп иткәннән соң гына чиновниклар контактка керә һәм эш алга бара.
- Бүгенге көндә сезгә нинди проблемалар, сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
- Барыннан элек гражданнар милек эшләре: торак йортларны, җирне милеккә рәсмиләштерү, теркәлү урыны буенча озак вакыт яшәмәгән гражданнарны теркәлү исәбеннән төшерү.
Тагын бер юнәлеш - гаилә эшләре буенча, бергә туплаган милекне бүлү.
Билгеләнгән пенсияләр буенча да эшләр күп. Шул ук вакытта җинаять эшләре дә карала. Кайбер очракларда җинаятьләр җиңел акыллылык һәм уйлап җиткермәү нәтиҗәсендә кылына. Ә без хокукый ысуллар белән караклар һәм өйләрендә тавыш куптаручыларга карата иректән мәхрүм ителү белән бәйле катгый җәза бирелмәвенә ирешергә омтылабыз.
- Әңгәмәгез өчен һәм сайлаган эшегезгә тугрылык, хезмәтегезнең әһәмиятен аңлаган һәм гражданнар хокукларын яклаганыгыз өчен рәхмәт сүзләре кабул итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев