Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эзләү расчетлары көч сынашты

27-31 майда районыбыз территориясендә Идел буе төбәк үзәге эзләү кинологик расчетларының төбәк сертификат ярышлары үткәрелде. Ярышларда Россиянең сигез төбөгеннөн тугыз отряд составында 58 кинологик расчет катнашты. Зимовье янындагы палата лагерында Башкортстан, Түбән Новгород, Саратов, Самара, Мәскәү, Пермь, Калуга һәм Татарстан коткаручылары һәм волонтерлар урнашкан иде. Техноген хәрәбәдә зыян күрүчеләрне коткару...

27-31 майда районыбыз территориясендә Идел буе төбәк үзәге эзләү кинологик расчетларының төбәк сертификат ярышлары үткәрелде.
Ярышларда Россиянең сигез төбөгеннөн тугыз отряд составында 58 кинологик расчет катнашты. Зимовье янындагы палата лагерында Башкортстан, Түбән Новгород, Саратов, Самара, Мәскәү, Пермь, Калуга һәм Татарстан коткаручылары һәм волонтерлар урнашкан иде. Техноген хәрәбәдә зыян күрүчеләрне коткару хайваннар һәм кешеләр өчен беренче сынау булды. Ярышларның әлеге төре Тәтешнең элеккеге ит комбинаты территориясендә үткәрелде. Биредә этләр биремнәрне үзләре генә башкарды. Алар команданы ерактан гына үтәде. икенче бирем - урманда югалган кешеләрне эзләү - безнең район территориясендә булды. Өченче этапта расчетлар йөкләмә алды - шахтада яшүсмер югалган, аңа керү юлы ишелгән. Шахтага керү өчен расчетларга этләре белән бергә текә кыядан төшәргә һәм зыян күрүчеләрне карта кулланып эзләргә кирәк иде.
МЧС командаларыннан кала ярышларда ирекле эзләү-коткару хезмәтләренең җәмәгать берләшмәләре волонтерлары да катнашты. Үз хайваннарын аттестацияләүгә килгән этчеләр дә булды. Сүз уңаеннан, эзләнү эшләренә бары тик аттестация үткән этләр генә алына. Республика территориясендә мондый ярышлар беренче тапкыр гына үткәрелми. 1999 елда коткаручылар, 2006 елда эзләү-кинологик ярышлар үткәрелде, быел исә - Идел буе төбәк үзәге чемпионаты. Ул кинологик хезмәт расчетларының һөнәри осталыгын арттыру, эзләү-коткару эшләре үткәрүдә этләрне әзерләү һәм куллану тәҗрибәсен уртаклашу өчен үткәрелә. Ярышлар үткәрү урынын Казан эзләү-коткару отряды әзерли. Ярышлар ачылышына ТР МЧС министры урынбасары Эмиль Фазлыев килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X