Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ел хат ташучысы” конкурсы старт алды

Алдан вәгъдә иткәнчә, газета-журналларга язылу нәтиҗәләре буенча алда баручы һәм исемлекнең ахырындагы хат ташучылар исемнәрен бирәбез. Ел ахырына кадәр атна саен "Идел таңнары" ("Волжские зори») газетасының җомга санында һөнәрләре буенча алдынгы һәм артта калган хат ташучыларның исемнәре билгеләп үтеләчәк. Авылдагы хат ташучылар арасында алда баручылар: Тәмте почта бүлекчәсеннән Любовь Юдичева,...

Алдан вәгъдә иткәнчә, газета-журналларга язылу нәтиҗәләре буенча алда баручы һәм исемлекнең ахырындагы хат ташучылар исемнәрен бирәбез. Ел ахырына кадәр атна саен "Идел таңнары" ("Волжские зори») газетасының җомга санында һөнәрләре буенча алдынгы һәм артта калган хат ташучыларның исемнәре билгеләп үтеләчәк.
Авылдагы хат ташучылар арасында алда баручылар: Тәмте почта бүлекчәсеннән Любовь Юдичева, Красновидоводан Ольга Артамонова һәм Олы Кариледән Рәмзия Рәхмәтуллина. Алар подписка барышында беренче ел гына алдынгылыкка чыкмый инде.
Бүгенге көнгә Любовь Юдичева планда каралган 200 данә урынына 45 кешене яздырган, Ольга Артамонованың 100 данә урынына 15 кеше һәм Рәмзия Рәхмәтуллинаның 115 данә урынына 15 кеше. Әлегә артта калучылар түбәндәгеләр: Олы Карамалдан Роза Сәфәрова (60 данә урынына 1), Олы Салтыктан Мәдинә Вафина (бер генә кеше дә язылмаган, план-100 данә), Олы Бортастан Сәрия Хафизова (җиткерелгән йөкләмә 70 данә, шулай ук район газетасына бер генә кеше дә язылмаган). Әмма аларның планны үтәячәгенә шик юк.
Хат ташучылар халык белән эшли һәм Россия почтасының "йөзе" булып тора. Ярыш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев