Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбиләр чуагы быел булырмы? Синоптиклар фаразы

Әле кичә генә кояш чыгып, күңелләрне әбиләр чуагына канатландырган иде, бүген инде кабат яңгыр... Синоптиклар әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында булыр дип фаразлый. - Сентябрьдә Көнбатыш төбәкләрдә һәм Русиянең күпчелек өлешендә температура фоны уртача күрсәткечләрдән югарырак булуы көтелә. Русиянең Ауропа өлешендә, аеруча Төньяк- Көнбатыш һәм Үзәк федераль округта - норма...

Әле кичә генә кояш чыгып, күңелләрне әбиләр чуагына канатландырган иде, бүген инде кабат яңгыр...

Синоптиклар әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында булыр дип фаразлый.

- Сентябрьдә Көнбатыш төбәкләрдә һәм Русиянең күпчелек өлешендә температура фоны уртача күрсәткечләрдән югарырак булуы көтелә. Русиянең Ауропа өлешендә, аеруча Төньяк- Көнбатыш һәм Үзәк федераль округта - норма тирәсендә һәм аннан югарырак, Идел буе округы һәм Уралда - нормадан аз гына түбәнрәк. Беркайда да явым-төшемнең артык күп булуы көтелми, -дип белдерде Русия Гидрометеорология үзәге директоры Роман Вильфанд.

Илнең баш синоптигы сентябрь уртасында һәм айның икенче яртысында аяз һәм коры һава торышы көтелә дип ышандыры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев