1 июльдән яңа төр штраф гамәлгә керәчәк
Быелның 1 июленнән юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен яңа төр штраф гамәлгә керәчәк. Әлеге җәза вак-төяк юл-транспорт һәлакәтеннән соң башкаларның хәрәкәтенә комачаулаган машинасын юл читенә күчереп куймаган йөртүчеләргә салыначак. Штраф - 1000 сум. Юл йөрү кагыйдәләренә әлеге үзгәреш машина йөртүчеләр һәлакәттән соң нишләргә тиешлеген тәгаен аңласын өчен кертелә. Төп максат...
Быелның 1 июленнән юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен яңа төр штраф гамәлгә керәчәк. Әлеге җәза вак-төяк юл-транспорт һәлакәтеннән соң башкаларның хәрәкәтенә комачаулаган машинасын юл читенә күчереп куймаган йөртүчеләргә салыначак. Штраф - 1000 сум.
Юл йөрү кагыйдәләренә әлеге үзгәреш машина йөртүчеләр һәлакәттән соң нишләргә тиешлеген тәгаен аңласын өчен кертелә. Төп максат - Европротоколны киңрәк кулланышка кертү. Һәлакәт вакытында каршылыклар юк, ә зыян сизелерлек түгел һәм җәрәхәт алучылар юк икән, йөртүчеләр Европротоколдан файдаланырга тиеш була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев