Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Юбилее котлы мөбарәк булсын!

Кыртапа авылында гомер итүче кадерле әтиебез Хәсәнҗанов Зөфәр Заһир улына 9 гыйнварда 55 яшь тула. Кадерлебез! Ихлас йөрәктән олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, әниебез янәшәсендә пар канатлы булып, бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез. Әтиебез! Син безнең таяныч...

Кыртапа авылында гомер итүче кадерле әтиебез Хәсәнҗанов Зөфәр Заһир улына 9 гыйнварда 55 яшь тула.

Кадерлебез! Ихлас йөрәктән олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, әниебез янәшәсендә пар канатлы булып, бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез. Әтиебез! Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, әтиләргә хас йөрәк җылысы белән кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа!

Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә,

Кагылса да көзге кыраулар.

Сынмадың да, сыгылмадың да син,

Булсалар да авыр сынаулар.

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

Торышыңда булсын бәрәкәт.

Олы җаның, изге күңелең өчен

Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән сине яратып, хөрмәт итеп кызың Зилә һәм киявең Раил, улларың Зөлфәт, Рәдиф, шулай ук бу теләкләргә әниебез Розалия дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев