Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Ветеранның туган көне

Без бәхетле район, бездә Бөек Ватан сугышында катнашкан ике ветеран – Макарчев Николай Михайлович һәм Ногманов Вазыйх Җиһанша улы яши. Икесе дә төзекләндерелгән йортларда балалары белән гомер итәләр.

20 июльдә Николай Макарчев үзенең 98 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Аны котларга муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов һәм Кирельский авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин килделәр.

Николай Михайлович – уникаль мордва-каратай халкы вәкиле. Ул Мордва Каратае авылында туган һәм гомер буе биредә яши. 1944 елда 18 яше тулгач, сугышка киткән һәм Белоруссия фронтына эләккән. Сугыш юлын Варшавада 63 нче гвардия укчы полкы составында башлаган. 

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Николай Михайлович «Батырлык өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Венаны азат иткән өчен», «Германияне Җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Ул шулай ук хөкүмәт бүләге – Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителгән.

Сугыштан соң Николай Михайлович туган авылына кайткан, эшләгән, гаилә корган. Ул республикага танылган «Мордва бизәкләре» коллективында җырлаган. Моркаратайлыларның балалары һәм оныклары әйткәнчә, алардан соң инде беркем дә мордва җырының күптавышлылыгын шулкадәр тирән итеп җиткерә алмый. 

Сугыш ветеранын котлауларга без дә кушылабыз һәм аның сәламәт булып, йөз еллык юбилеен каршылавын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев