Очрашу программасы бай булды
Районга эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Максим Топилин килде.
Очрашу «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итүдән башланды.
Район халкы депутатларга үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте. Алар торак-коммуналь хуҗалыкка, социаль ярдәмгә, төбәк һәм федераль программаларның эшләвенә кагылышлы иде.
Илдар Гыйльметдинов һәм Максим Топилин проблемаларны оператив хәл итү һәм закон инициативаларын формалаштыруда халыкның ихтыяҗларын исәпкә алу өчен кешеләр белән турыдан-туры диалогның мөһимлеген ассызыкладылар. Алар һәр мөрәҗәгатьнең өйрәнеләчәгенә һәм һәр мәсьәлә буенча тиешле чаралар күреләчәгенә ышандырдылар.
Гражданнарны кабул иткәннән соң депутатлар демобилизацияләнгән солдатлар белән аралашты. Бу очрашуда «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Ирина Кузиева һәм аның карамагындагылар катнашты. Биредә махсус хәрби операция зонасыннан кайткан якташларны тернәкләндерү, эшкә урнаштыру һәм аларга психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу барышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары районның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Үзәк район хастаханәсе поликлиникасында капиталь ремонт баруы турында инде хәбәр иткән идек. Ул «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы буенча гамәлгә ашырыла. Депутатлар район хастаханәсендә булдылар, ремонт эшләренең сыйфатын һәм аларның заманча стандартларга туры килүен бәяләделәр. Илдар Гыйльметдинов һәм Максим Топилин башкарыла торган эшләр турында уңай фикерләрен җиткерделәр һәм ремонт тәмамланганнан соң хастаханәнең халык ихтыяҗларына җавап бирә торган заманча медицина учреждениесенә әвереләчәгенә ышаныч белдерделәр.
Очрашу Олы Салтыкта тәмамланды. Депутатлар һәм район башлыгы Наил Вазыйхов Суфия Сабирҗан кызы Зәйнуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Ветераннар өчен мөһим даталарда мондый очрашулар инде күптән өлкән буынга хөрмәт символына әверелде. Депутатлар юбилярга нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Эш сәфәренең дулкынландыргыч бу мизгеле барлык катнашучыларда җылы тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев