Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Кама Тамагы Сөйки авылында яшәүче Анна Михайловнага 90 яшь тулды

Күренекле юбилее белән Анна Михайловнаны муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина Һәм Сөйки авыл башлыгы Василий Никитин котладылар. Анна Михайловна тумышы белән Лаеш районы Мысовский авылыннан. Ул зур крестьян гаиләсендә үсә. Сугыш үзе белән яңа тормыш тәртипләре алып килә. Ике абыйсы һәм әтисе фронтка китә....

Күренекле юбилее белән Анна Михайловнаны муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина Һәм Сөйки авыл башлыгы Василий Никитин котладылар.


Анна Михайловна тумышы белән Лаеш районы Мысовский авылыннан. Ул зур крестьян гаиләсендә үсә. Сугыш үзе белән яңа тормыш тәртипләре алып килә. Ике абыйсы һәм әтисе фронтка китә. "Башта Тәмте янында урман кистек, аннары Лаеш районында. Эш җиңелләрдән түгел иде. Ачлы-туклы, суыкта эшләдек. Анда мин чак үлемнән калдым. Бервакыт өстемә агач ауды, хатыннар агачның ауганын күреп, мине үлде дип уйлаганнар. Ә мин агач астыннан исән-имин чыктым. Менә шундый хәлләр дә була, кызым", - ди әби сугыш елларын искә төшереп.
Сугыштан соң ул Мысовскийга кайта, аннары Казанга барып, заводка урнаша. Завод эшчеләрен Польшага сәнәгать җиһазларын тергезергә җибәрәләр. Шунда башка заводтан Анна Михайловнаның булачак ире Аркадий Илларионович та җибәрелгән була. Чит җирләрдә - Польшада алар танышалар һәм гаилә коралар. "Ирем белән без 50 ел бергә тату яшәдек. Аркадий балта остасы иде. Йортлар төзеде, машиналар, агрегатлар төзәтте. Тик менә хатын-кызларны бик яратты, тегеләре дә аннан күзләрен алмыйлар иде",- дип мәзәкли Анна әби.
Аңа ире белән ил буйлап күп йөрергә туры килә. Шулай да аннары иренең туган ягы - Әлки районы Юхмачы авылына кайтып урнашалар. Монда Анна Михайловна пенсиягә чыкканчы башта колхозда, аннары 15 ел хастаханәдә санитар булып эшли. Тормыш иптәше белән алар өч кыз үстерәләр. Бүген Анна әбинең 7 оныгы, 3 оныкчыгы, 1 оныкчыгының баласы бар. Хәзер әби олы кызы Тамара гаиләсендә тора. Ул якыннарының игътибарын, кайгыртуын тоеп яши һәм тормыштан зарланмый. "Картлык авырулары гына һич тынгы бирми, ә безнең яшьтә ансыз буламы инде ул",- дип шаярта әби һәм үзенең яшенә тагын бер кат гаҗәпләнеп куя. Чәй табыны артында утырганда Анна Михайловна мәзәкләп, такмаклар, шаян сүзләр белән безнең барыбызны да уздыра. Ә хушлашканда сәламәтлек, тынычлык, иминлек теләп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев