Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Кама Тамагы Шәпкә авылының хөрмәтле аксакалы – Әхмәтҗанов Фатыйх Сираҗи улына 90 яшь тулды

Аның бөтен гомере туган авылы белән бәйле. Балачагында яшен суга, моны күреп алган янәшәсендәге кешеләр шундук аны җиргә күмә. Шул рәвешле, ул исән кала. Ходай аңа озын гомер насыйп итә. 12 яшьтән "Париж коммунасы" колхозында терлекчелектә эшли. Озак еллар көтүче булып хезмәт куя. "Ул табигатьне бик ярата, җәен көн саен...

Аның бөтен гомере туган авылы белән бәйле. Балачагында яшен суга, моны күреп алган янәшәсендәге кешеләр шундук аны җиргә күмә. Шул рәвешле, ул исән кала. Ходай аңа озын гомер насыйп итә.

12 яшьтән "Париж коммунасы" колхозында терлекчелектә эшли. Озак еллар көтүче булып хезмәт куя. "Ул табигатьне бик ярата, җәен көн саен Үләмәдә балык тота. Олы яшьтә булуына карамастан, җиләккә йөри, алма җыя. Хәзер дә әле печән әзерли. Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Көненә ике тапкыр кибеткә барып кайтырга да мөмкин. Мәчеткә йөри. Кечкенә буйлы Фатыйх бабай бар эшкә дә өлгерә, өстәвенә ул менә дигән кеше, игелекле, ярдәмчел, кешегә булышыр өчен бар көчен бирергә әзер",-дип сокланып сөйләде күршесе турында Нурдидә Морадимова. Фатыйх бабай 1957 елда Әминә әби белән гаилә кора, бергә алар биш бала үстергәннәр, күптән түгел Әминә әби бакыйлыкка күчкән. Фатыйх бабай хәзерге вакытта улы һәм килене белән яши, оныклары бар.
Фатыйх бабайны туган көнендә юбилее белән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Олы Яңасала авыл җирлеге башлыгы Исфан Шиһабиев килделәр һәм аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.
Фатыйх абый язмышы тормышны, табигатьне, кешеләрне ихлас яратуга ачык мисал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев