Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Юбиляр

9 ноябрьдә МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Тенеш штп муниципаль берәмлек башлыгы Илсөя Гайнетдинова поселокта яшәүче Галиева Наталья Яковлевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ул Казахстанда күп балалы гаиләдә туган, 5 малай һәм 4 кыз арасында иң кечкенәсе. Аларның барысы да бакыйлыкка күчкән, әмма...

9 ноябрьдә МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Тенеш штп муниципаль берәмлек башлыгы Илсөя Гайнетдинова поселокта яшәүче Галиева Наталья Яковлевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ул Казахстанда күп балалы гаиләдә туган, 5 малай һәм 4 кыз арасында иң кечкенәсе. Аларның барысы да бакыйлыкка күчкән, әмма барысы да бәхетле озын гомер кичергән. Сугыш вакытында алар гаиләсен Казахстаннан шахтага эшкә җибәрәләр. Шулай итеп безнең районга күчеп яши башлыйлар.
Сугыш вакытында Наталья Яковлевна Антоновка шахтасында эшли. Шунда булачак ирен очрата. Алар бергә тормыш корып алты бала үстерәләр. Бүгенге көндә Наталья Яковлевнаның сигез оныгы һәм биш оныкчыгы бар һәм алар аңа ярдәм итеп яши. Шулай да Наталья Яковлевна картаерга ашыкмый, күзлексез укый һәм хәтта бәйли. Юбиляр тормыштан бер дә зарланмый, пенсияне вакытында бирәләр, кибеттән барысын да сатып алырга мөмкин.
Газинур Габидуллин юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды. МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән матур чәчәк бәйләме, котлау папкасы һәм бүләк бирелде. Илсөя Рафаэль кызы да Наталья Яковлевнага җылы котлау сүзләре җиткереп, авыл җирлеге исеменнән чәчәк бәйләме һәм җылы юрган бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев