Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Иң зур бүләк

Бу атнада сугыш һәм хезмәт ветераны Александра Кондратьевна Хамкина туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны әлеге истәлекле көне белән котларга МР башлыгы урынбасары Рөстәм гыйлметдинов, Тәмте авыл җирлеге башлыгы Андрей Степанов, «Тәмте» МБ җитәкчесе урынбасары Любовь Умылина килгән иде. Рөстәм гыйлметдинов юбилярга Россия Президенты Владимир Путин котлавын укыды, юбилей папкасын...

Бу атнада сугыш һәм хезмәт ветераны Александра Кондратьевна Хамкина туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Аны әлеге истәлекле көне белән котларга МР башлыгы урынбасары Рөстәм гыйлметдинов, Тәмте авыл җирлеге башлыгы Андрей Степанов, «Тәмте» МБ җитәкчесе урынбасары Любовь Умылина килгән иде.
Рөстәм гыйлметдинов юбилярга Россия Президенты Владимир Путин котлавын укыды, юбилей папкасын һәм МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән азык-төлек җыелмасы тапшырды. Әмма иң матур бүләк - 2011 елда Александра Хамкина өчен «Ветераннарга торак» программасы буенча төзелгән яңа йорт булгандыр, мөгаен.
- Өем җылы, якты, барлык уңайлыклар өйдә, шатланып, рәхәтләнеп яшим, - ди Александра Кондратьевна. - Үз участогымда ук төзүләре бик яхшы, күршеләрем дә алдагылары ук. Соня Гафурова гел кереп йөри, балалар, оныклар кайткалый. Яңа йорт һәм котлауларыгыз өчен рәхмәтлемен. Барыгызга да рәхмәт.
Александра Хамкина Тәмте авылында туып-үскән, хезмәт эшчәнлеген Тәмте сырхауханәсендә башлап җибәрә, аннары санэпидемстанциядә эшли. Фронтка 1943 елда алына. Зенит гаскәрләрендә радист була. 1945 елның февралендә авыру сәбәпле туган ягына кайта һәм янәдән сырхауханәдә эшли башлый. Икенче баласы тугач райпога күчә, пенсиягә чыкканчы шунда эшли.
Бүген Александра Хамкина гаиләсендә ике бала, дүрт онык, ике оныкчык бар. Туганнары аны онытмый. Александра Кондратьевна яңа йортында үзе генә яши. Өйдәге уңайлыклары аңа үзе генә яшәргә мөмкинлек бирә.
Рәсемдә: юбилярга РФ Президенты В. Путин телеграммасы тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев