Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Ярты гасырлык вальс

Традицияләрне саклап яшәүче, мәхәббәт һәм хөрмәткә нигезләнгән нык һәм тату гаиләләр илебезнең терәге булып тора. Бүген безнең районда авылдашлары арасында хөрмәт казанган,туганнары һәм якыннары тарафыннан хөрмәтләнүче, дистә еллар дәвамында үз гаилә тарихларын булдырып, бер-берсен яратып яшәүче гаиләләр шактый. 17 майда муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә агымдагы елда үзләренең "алтын"...

Традицияләрне саклап яшәүче, мәхәббәт һәм хөрмәткә нигезләнгән нык һәм тату гаиләләр илебезнең терәге булып тора.
Бүген безнең районда авылдашлары арасында хөрмәт казанган,туганнары һәм якыннары тарафыннан хөрмәтләнүче, дистә еллар дәвамында үз гаилә тарихларын булдырып, бер-берсен яратып яшәүче гаиләләр шактый.
17 майда муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә агымдагы елда үзләренең "алтын" һәм "бриллиант" туйларын билгеләп үтүче гаилә парлары хөрмәтләнде. Шушы тантаналы чара Халыкара гаилә көненә багышлап үткәрелде.
Бу көнне ЗАГС бүлегенә гаиләләрнең "алтын" һәм "бриллиант" туйларын теркәү тантанасына район җитәкчелеге, җирле үзидарә вәкилләре, озак еллар юбилярлар эшләгән оешма һәм предприятие җитәкчеләре, якыннары һәм туганнары җыелган иде.
Агымдагы елда Руфина Ивановна һәм Василий Яковлевич Елантьевлар, Александра Дмитриевна һәм Николай Матвеевич Николаевлар гаилә корып яши башлауларының 60 еллыгын билгеләп үтә.
Бу көнне биш пар үзләренең алтын юбилейларын раслап имза куйды: алар - Валентина Никифоровна һәм Валентин Александрович Комаровлар (рәсемдә), Мария Николаевна һәм Александр Яковлевич Павловлар, Рәисә Низам кызы һәм Рәшит Нурулла улы Нигъмәтуллиннар, Хәтирә Сафа кызы һәм Таһир Билал улы Гыйлметдиновлар, Мәдинә Габдулла кызы һәм Рәшит Хәлим улы Зариповлар.
Муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мөдире Елена Халикова тантаналы чараны ачып, юбилярларны тормышларындагы истәлекле көн белән котлады. "Тормышыгызда үзегез сайлаган юлдан иңне-иңгә куеп, бер-берегезгә ярдәм итеп барлык кыенлыкларны бергә җиңгәнсез. Сезнең ихтыяр көче, түземлек һәм тормышны сөюегез без - яшь буын өчен үрнәк булып тора."
Юбилей уңаеннан гаилә парлары истәлекле юбилей китабына имзаларын куйды. Алар яшь вакытларын искә алып бәйрәм вальсы әйләнде.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Марина Сорокина юбилярлар адресына Зөфәр Гарәфиев исеменнән җылы сүзләрен җиткерде һәм муниципаль район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.
Шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук балалары һәм оныклары да җылы котлауларга кушылды.
Тантаналы чара чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев