Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Хөрмәт итик

3 декабрьдә Чаллы авылында яшәүче Нәгыймә Хәлиуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен юбилгеләп үтте. Аны күркәм юбилее белән котларга МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллина һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин килде. Нәгыймә Хәлиуллина 1923 елда Яңа Сала авылында биш балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Яңа Сала авылында...

3 декабрьдә Чаллы авылында яшәүче Нәгыймә Хәлиуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен юбилгеләп үтте.

Аны күркәм юбилее белән котларга МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллина һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин килде.

Нәгыймә Хәлиуллина 1923 елда Яңа Сала авылында биш балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Яңа Сала авылында 7 класс белем ала. сугыш афәтләре аркасында укуын дәвам итә алмый. Хезмәт юлын Тәтеш районында, Мари урманнарында окоп казудан башлый. Аннан соң фермада бозау караучы булып эшли. 1957 елда Чаллы авылына Җиһангир Хәлиуллинга кияүгә чыга. 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген балаларының икесе исән. Улы Марат, килене Лилия тәрбиясендә гомер кичерә.

Газинур Әүхәт улы аңа РФ президенты Владимир Путин котлау телеграммасын, МР башлыгы исеменнән бүләк тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде. Фарук әфәнде шулай ук бүләксез килмәгән. Нәгыймә әби үзен хөрмәт иткән өчен олы рәхмәтен әйтте.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев