Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Гомерләр үтә икән ул...

Районда туксан яшен тутыручылар РФ Президентыннан котлау алуларын дәвам итә. Эш атнасы башында чираттагы юбилярга Кремль символикасы төшерелгән котлауны район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов тапшырды. Гөлчирә Миңневәли кызы Гайнуллина Көрәле авылында озын гомерлеләрнең берсе. Илдар Вахитов аны чын күңелдән котлап, хөкүмәтебез башлыгы хатын укыды, шулай ук район башлыгы котлавын...

Районда туксан яшен тутыручылар РФ Президентыннан котлау алуларын дәвам итә.
Эш атнасы башында чираттагы юбилярга Кремль символикасы төшерелгән котлауны район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов тапшырды.
Гөлчирә Миңневәли кызы Гайнуллина Көрәле авылында озын гомерлеләрнең берсе.
Илдар Вахитов аны чын күңелдән котлап, хөкүмәтебез башлыгы хатын укыды, шулай ук район башлыгы котлавын җиткерде һәм юбилярга чәчәк бәйләме, азык-төлек җыелмасы тапшырды.
Әлеге котлауларга Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин да кушылды.
Гөлчирә әби 1923 елның 15 июлендә Көрәле авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул вакытларда авылда башлангыч мәктәп эшләгән. Биредә ул дүрт сыйныф белем ала. авыл эшенә кечкенә яшьтән өйрәнә. Гөлчирә әби ундүрт яшеннән К. Маркс исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшли башлый һәм гомер буена шунда хезмәт куя.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 18 яшь була. сугыштан соң, 1948 елда авылдашы Хәбибуллага кияүгә чыга. Аның белән чирек гасырдан артык гомер итеп, тугыз бала таба, аның икесе кечкенә вакытта вафат була. Хәзер әбекәй туган авылында төпләнеп калган кызларының берсендә гомер кичерә.
Гөлчирә әби, сезгә нык сәламәтлек, иминлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев