Бу хезмәт сөючән гаилә – авылдашлары өчен үрнәк
Сентябрьдә Олы Мәрәтхуҗа авылында яшәүче Рәфыйковларның гаилә коруына 37 ел була.
Роза һәм Хәмит Рәфыйковлар 1988 елда гаилә корган.
Гаилә башлыгы Хәмит Салихҗан улы – «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖ эшчесе. Кыш көне ул еш кына авыл җирлегенә ярдәмгә килә, үзенең тракторы белән туган авылы Олы Мәрәтхуҗа урамнарын кардан чистарта. Хатыны Роза Нәбиулла кызы озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгән, хәзер лаеклы ялда, бүгенге көндә олы яшьтәге кайнанасын карый. Авылдашлары аны инде өч чакырылыш Олы Салтык авыл җирлеге Советына депутат итеп сайлый. Хезмәт эшчәнлеге чорында күп еллык намуслы эше, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен берничә тапкыр район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, авыл тормышында актив катнаша.
– Рәфыйковлар – авылның хөрмәтле кешеләре, бик хезмәт сөючәннәр, бер-берсенә һәр эштә ярдәм итәләр, - диде җирлек башлыгы Рамил Вафин. - Хуҗалыклары зур булуга карамастан, йорт тирәсен ямьләндерергә дә вакыт табалар. Роза апа бик күп чәчәкләр үстерә. Йортлары – Олы Мәрәтхуҗа авылының бизәге.
Рәфыйковлар ике бала үстергән, балачакларыннан ук аларда өлкәннәргә карата хөрмәт, хезмәт сөючәнлек һәм намуслылык тәрбияләгәннәр.
Олы кызлары Гөлүсә югары уку йортын тәмамлаган, хәзерге вакытта Кама Тамагы муниципаль районы аппараты җитәкчесе булып эшли. Ире белән ике бала тәрбиялиләр.
Уллары Илназның да үз гаиләсе бар, алар хатыны белән ул үстерәләр. Махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән бирле Илназ Украинада хәрби бурычын үти.
– Махсус хәрби операциядә катнашучылар – безнең заманның чын геройлары, – ди ата-ана. – Без улыбызның үз бурычын лаеклы үтәве белән горурланабыз. Бу безнең фикер генә түгел, бу хакта аның бүләкләре дә сөйли.
– Илназ Рәфыйков 2023 елның декабрендә РФ Оборона министрлыгының «Хәрби батырлык өчен» медале белән, 2024 елның августында «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнде, 2024 елның маенда югары хәрби әзерлек күрсәткечләре өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде, – дип хәбәр итте газетага район хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәмис Дәүләтшин. – Әти-әниләре кыю, батыр, җаваплы ул үстергәннәр.
Шул ук вакытта Рәфыйковлар туган авылларын төзекләндерүгә зур өлеш кертәләр, өмәләр оештыралар, бәйрәмнәрдә һәм дини чараларда катнашалар. Ел саен алар якташыбыз язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинга багышланган чараларны оештыручылар һәм катнашучылар арасында.
– Узган ел авыл халкы һәм тумышы белән шушы авылдан булган кешеләр үз көчләре белән мәчеткә ремонт ясадылар, - диде Олы Мәрәтхуҗа мәчете имамы Илдус хәзрәт Мөхәммәдуллин. – Хәмит белән Роза әлеге изге эшне оештыручылар арасында булдылар. Бу гаиләдә үзара аңлашу һәм хөрмәт тормышның төп кыйммәтләре булып тора, ул гаиләне дус һәм нык итә. Рәфыйковлар гаилә традицияләрен саклыйлар һәм авылдашлары өчен үрнәк булып торалар.
8 июль көнне тантаналы шартларда Хәмит һәм Роза Рәфыйковларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.
Чарада район башлыгы Наил Вазыйхов, Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова, гаиләнең якыннары һәм туганнары катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев