Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Бәхетле гомер

Иске Казиле авылында гомер кичерүче Шәйхетдинов Мансур Гали улы 10 гыйнварда үзенең гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Ул - үзенең бәхетен туган җирдә тапкан, тормыш юлын игенче хезмәтенә багышлаган җир кешесе. Аның тырыш, хезмәт сөючән, барыннан да бигрәк, тормышны яратучан җаны тирә-ягындагыларга бәхет өләшү өчен яратылгандыр, күрәсең....

Иске Казиле авылында гомер кичерүче Шәйхетдинов Мансур Гали улы 10 гыйнварда үзенең гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Ул - үзенең бәхетен туган җирдә тапкан, тормыш юлын игенче хезмәтенә багышлаган җир кешесе. Аның тырыш, хезмәт сөючән, барыннан да бигрәк, тормышны яратучан җаны тирә-ягындагыларга бәхет өләшү өчен яратылгандыр, күрәсең. Мансур Гали улы урта мәктәпне тәмамлауга, үзен игенче хезмәтенә багышлады. Ул тракторчы булып җирен дә сукалады, парланып торган җылы җир куенына игенен дә чәчте. Чәчелгән игеннәрнең тигез рәтләр булып тишелүенә сөенеп, иңнәренә канатлар үскәндәй хис иткән чакларында һөнәрен дөрес сайлавына күп тапкырлар инанды. Чәчелгән иген мул уңыш бирсен өчен күпне белергә, агротехник чараларны үзләштерергә кирәклегенә төшенгән Мансур читтән торып Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерләүче бүлегенә юл тота. Авылдашлары аны тырыш, булдыклы, инициативалы, гадел булганы өчен хөрмәт итәләр. 2003 нче елда Ленин исемендәге ООО хуҗалыгына рәис итеп сайлыйлар. Бу җаваплы хезмәттә ул хуҗалыкны алга җибәрү, кешеләрнең ышанычын аклау өчен зур көч куя. Аның тырыш хезмәтен югары бәялиләр. Ул III Дәрәҗә Дан ордены, намуслы хезмәте өчен медальләр, күпсанлы грамоталар, дипломнар белән бүләкләнә. Ул - бүгенгесе көндә хуҗалыкның баш агрономы. Мансур Гали улын хезмәте белән бергә үрнәк гаилә башлыгы булуы өчен дә хөрмәт итәләр. "Алма агачыннан ерак төшми",- дигән халык мәкале шушындый матур гаиләләр хакындадыр, мөгаен. Әтиләре Гали абый - Иске Казиле авылының имам хатибы. Әниләре Мәгъфүрә апа да авылыбызның күркәм кешеләренең берсе иде. Алар тормыш иптәше Фирдания Илдар кызы белән тату, матур гаилә төзеп, күпләргә үрнәк ата-ана да. Олы уллары Фаил, кызлары Гөлчәчәк һәм кече уллары Фәннур мәктәпне гел "5"ле билгеләренә, көмеш һәм алтын медальләргә тәмамлады. Мәктәпнең горурлыгы булып, фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә республика дәрәҗәсендәге призлы урыннарга лаек булдылар. Фаил Казан дәүләт университетының ВМК, ә Гөлчәчәк журналистика факультетын тәмамлап, бүгенгесе көндә үз белгечлекләре буенча эшлиләр. Һәр көнне иртән ТНВ каналының Манзара тапшыруында Гөлчәчәкнең тирән эчтәлекле сюжетлары, ягымлы тавышы күпләрне үзенә җәлеп итә. Фәннур исә- шушы югары уку йортының студенты. Шәйхетдиновлар гаиләсе 2003 нче елда районда үткәрелгән "Үрнәк гаиләләр" бәйгесендә катнашып, I урынны яулады. Авылның мәдәният йортында үткәрелгән төрле чараларда Мансур Гали улы үзенең гармуны белән моңлы көйләрне сузып җибәрсә, Фирдания аңа кушылып җырлаганын күпләр яратып тыңлый. Шушы көннәрдә авылыбызның Яшьләр урамы диеп аталган сихри почмагында яшәүче Мансур Гаили улы тормыш йомгагының 55 елын сүтеп, бәйрәмгә кунаклар кабул итә. Кешеләргә бәхет өләшеп, үзләренең дә бәхетле булып яшәүләрен телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X