Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Авылның хөрмәтле мөгаллимәсе

Олы Салтык авылында бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, кечкенә буйлы, 90 (!) яшендә дә Тукай әсәрләрен мөкиббән китеп укучы Разыя апа Гайфуллинага тагын бер кат сокланып кайттым. Әлеге буын кешеләренең узган гомеренә борылып карасаң, әллә ни кызыгырлык язмышлар күрмисең, ә нинди матурлык аларда, нинди көч, акыл, зирәклек... - 1941...

Олы Салтык авылында бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, кечкенә буйлы, 90 (!) яшендә дә Тукай әсәрләрен мөкиббән китеп укучы Разыя апа Гайфуллинага тагын бер кат сокланып кайттым.
Әлеге буын кешеләренең узган гомеренә борылып карасаң, әллә ни кызыгырлык язмышлар күрмисең, ә нинди матурлык аларда, нинди көч, акыл, зирәклек...
- 1941 елның 20 июнендә мәктәптә чыгарылыш кичәсе булды, ә 22сендә Бөек Ватан сугышы башланды,- дип искә ала Разыя апа.
Хыяллары чәлпәрәмә килеп, окоп казырга китәләр. "Гел өлкәннәр арасында яшьләрдән мин генә",- ди Разыя әби. 1942 елның апрелендә аны Олы салтык 7 еллык мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытырга чакыралар. Менә шуннан бирле озак еллар намуслы, белемле, чын укытучы булып киткән ул. "Берсендә укучыларны күл буена сәяхәткә алып чыктым. Нәрсә күргәннәрегез турында шигырь язып карагыз, дим укучыларга. Туфан шунда ук: "Күл буенда бакалар, бот күтәреп яталар" дип рифмага салды. Хәйран калдым».
Разыя ханымның беренче укучылары Туфан Миңнуллин, Гафият Хөснетдинов, Мансур Сафин һ.б. «Элек укучыларга Тукайның барлык әсәрләрен дә укытырга рөхсәт бирмиләр иде, хәзер шул әсәрләрне, "Тәэсир" кебек шигырьләрен үзем укыйм, күңелдән өйрәнәм».. Һади Такташның "Мокамай» шигырен сөйләде. Гомумән, аның белән аралашу рәхәт.
Узган пәнҗешәмбедә Разыя ханымны МР башлыгы исеменнән котларга аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов барды. РФ Президентының тәбрикләү телеграммасын тапшырды, җылы теләкләр җиткерде. Авылның хөрмәтле мөгаллимәсен котларга авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов, Олы Салтык мәктәбе коллективы исеменнән Филсинә Заһретдинова һәм Кама Тамагы бистәсеннән Гафият Хөснетдинов килгән иде. Аларны тулыландырып оныкчыгы Алисә "Ерак түгел арабыз әбиләргә барабыз..." дип сәнгатьле итеп матур шигырь сөйләде. Өлкәннәрдә акыл, зирәклек, дип юкка әйтмиләрдер, без бу күркәм өйдән күп тәэсирләр алып кайттык. Берүк киләчәкләре тыныч һәм матур була күрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев