Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе

21 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә сәгать 6.30 да Коръән аятьләрен укып башланачак һәм сәгать 7.00 дә гает вәгазе белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 да укылачак.

Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып, ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “Хозур ТВ” телеканалында, шулай ук “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында, “Хозур ТВ” YouTube-каналында күзәтеп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X