Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Татарстан абыстайлары форумы узды

2 августта Татарстан мөфтиятендә “Абыстайлар җыены” дип исемләнгән беренче форум үтте.

Әлеге форумга Татарстанның 35 районыннан мөслимәләр берлеге җитәкчеләре һәм Казанның барлык мәчетләреннән абыстайлар җыелды. Көн тәртибендә торган мәсьәләләр бик тә колачлы иде: биредә республика абыстайлары үз эшчәнлекләрендә төп юнәлешләрне билгеләп, нәтиҗәле эш алып бару өчен бергәләп фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга җыелды. Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, үз чыгышында хәзерге көндә абыстайларның эшчәнлеге турында сүз алып барганда, аларны Фатыйма Аитова, Маһруй Галиева (Галимҗан Барудиның хатыны) юлын дәвам итүчеләр буларак бәяләде һәм XIX гасыр татар хатыннарында булган активлыктан калышмаска чакырды. Әйтергә кирәк, Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мөслимәләр берлекләре 2005 елдан эшләп килә. Шул вакыттан бирле халыкка дини гыйлем бирү, гаилә кыйммәтләрен, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау, балалар һәм яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә эш тәҗрибәсе формалашкан. Бүгенге җыелышта абыстайлар шушы һәм башка юнәлешләр буенча эшчәнлекне җәелдерү хакында киңәште. Бу җыелышта безнен районның мөслимәләр  берлеге рәисе, районның баш абыстае Мөнирә апа Хәлиуллина катнашты һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Мөнирә апа 2005 елдан бирле районның мөслимәләр берлеген җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев