Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Сине никадәр сөйлиләр, шулкадәр сиңа савап килә

Кыямәт көнендә, гамәлләребез мизанга куелганда, адәм балалары: “Безне сөйләүчеләр, урынсызга кимсетүчеләр нишләп күбрәк булмады икән?” – дип үкенер ди.

"Сүз аркасында кеше үпкә саклый, ара бозыла. Чынлыкта, сүз бернәрсә түгел. Әйтик, шар кабартабыз һәм ул зур булып күренеп тора. Чынлыкта, аның эче буш. Сүз дә шундый.

Без сүзгә артык игътибар итәбез. Хурласыннар, сүксеннәр, әгәр син гаепсез икән, сине нихәтле сөйлиләр, шулкадәр сиңа савап кына килә. Гөнаһың сине сөйләүчеләргә күчә, ә аларның эшләгән игелекләре – сиңа.

Әле кайберәүләр ачуын чыгарыйм дип махсус юкны сөйли. Вулканнар атылырга, йолдызлар сибелергә, диңгезләр шауларга, кыялар ярылырга мөмкин, әмма чын мөэминнең күңеле тыныч булырга тиеш.

Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Динсезләр, икейөзле кешеләр сезне чыгырдан чыгарыр өчен булмаган сүзләр әйтерләр. Аларга җавап бирмәсәгез, алар өчен җәза шул була. Алар сездән җавап алып, шуны куертыр өчен махсус эшли. Аллаһы Тәгаләгә тапшырыгыз, ул һәркемгә лаеклысын бирә”,– дигән.

Сөйләүче кеше безне пакьлый, чистарта. Кыямәт көнендә, гамәлләребез мизанга куелганда, адәм балалары: “Безне сөйләүчеләр, урынсызга кимсетүчеләр нишләп күбрәк булмады икән?” – дип үкенер ди".

Җәлил хәзрәт Фазлыев,

Татарстанның баш казые.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев