Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү датасын билгеләгән указны имзалады. Документ ТР җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Быел Ураза бәйрәме 21 апрельдә, ә Корбан бәйрәме 28 июньдә билгеләп үтеләчәк. Даталар «Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» билгеләнгән.
Искәртеп узабыз, республикада ике бәйрәм дә эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев