Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Рәҗәб ае башланды. Аны ничек уздырырга?

23 гыйнварда Рәҗәб ае башланды. Рәҗәб ае, Шәгъбан һәм Рамазан белән беррәттән, изге айларның берсе булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: “Рәҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”, – диелгән. Шул рәвешле, Рәҗәб Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы булып тора.

Рәҗәб аенда Раббыбызның зур бәрәкәтләре белән тулган ике мөбарәк кичә бар.

26-27 гыйнвар – Рәгаиб кичәсе. Өч изге айның беренчесе булган рәҗәб аеның 4-5 нче көннәре. Бу кичәдә Рәсүлулланың атасы хәзрәти Габдуллаһ белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешкәннәр.

17-18 февраль – Миграҗ кичә­се, рәҗәб аеның 26-27 нче көннәре. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибә­релгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд сал­ләллаһу галәйһи вә сәлләм­нең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм. Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә Пәйгам­бәребез салләлла­һу галәйһи вә сәлләмне Үзенең хозурына чакырып, үткән пәйгам­бәрләр белән күрештереп, исәп­сез хикмәт һәм олы могҗизалар күрсәтте.

Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәре­без салләллаһу галәй­һи вә сәлләмгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Ислам фәлсәфәсе буенча бу кичәдә Коръәннең “Бәкара” сүрәсенең 285-286 нчы һәм “Исра” сүрәсенең 23-29 нчы аятьләре иңгән. Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруны сораячак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев