Мөслимәләр очрашуы узды
Дин

Мөслимәләр очрашуы узды

Кама Тамагы бистәсенең үзәк мәчетендә журналист Әлфия Самат белән мөслимәләр очрашуы булып үтте.

Әлфия ханым Татарстан Республикасы мөслимәләре эшчәнлеге турында «Абыстайлар-Ак әбиләр» проекты буенча чыгачак китапка мәгълүмат туплый. Безнең мөхтәсибәт буенча әлеге китапка кертергә ике абыстай тәкъдим ителгән иде. Аларның берсе – районның Мөслимәләр берлеге җитәкчесе, районыбызның баш абыстае Мөнирә Хәлиуллина. Икенчесе – мәчет каршындагы гарәп теле дәресләрен укытучы мөгаллимә, 200 дән артык хатын кыз-мөслимәне хәреф танырга, Коръән укырга өйрәткән Фәридә Рәмиева.

Дания Фатыйхова


Нет комментариев