Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Коръән укучылар бәйгесе

Узган атна башында район үзәгендәге яңа төзелеп бетеп килүче мәчеттә район тарихында беренче тапкыр Коръән укучылар бәйгесе булып узды.

Бәйгедә авыллардан һәм бистә халкы арасыннан 50ләп кеше катнашты. Авыл мәчетләре имам-хатыйпларыннан, остабикәләрдән тыш, мәктәп яшендәге балалардан алып 80 яшьтән узган карт-карчыклар җыйналып, Коръән уку осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгене кече яшьтәге кыз балалар ачты. Алар Олы Кариле авылы остабикәсе Зөлхәбирә абыстай шәкертләре иде. Балаларның күбесе шул авылдан килгән. Ир һәм кыз балалар мөселманча матур, пөхтә итеп киенешеп килгәннәр, сөбханаллаһ. Укуда ашыгу, кабалану сизелми, күрәсең, әзерлеклеләр. Һәркайсы коръәннән кыска сүрәләр, аятьләр укыды. Ир балалар намаз укый белүләрен дә әйттеләр. Олы Салтык ир балалары (аннан икәү) өйлә намазына азан да әйтте. Болар инде киләчәктә дә күңелләренә яшьтән төшкән иман орлыкларын үстерә барырлар, дигән өмет бар, иншаллаһ.

Остабикәләр, имам-хатыйплар арасыннан да укучылар байтак булды. Аннары остазыбыз Фәридә Рәмиева инициативасы, Мөнирә абыстай үгетләүләре белән оештырылган гәрәпчә укырга өйрәнергә йөрүче мөслимәләр үз осталыкларын күрсәтте.

Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә билгеләнмәде. Иң мөһиме - катнашу, үзең белгәннәрне тикшерү, дөресләү кирәк. Коръәндә дә бит "белмәгәнне өйрән, белгәннәреңне бүтәннәргә өйрәт", - диелгән.

Бу хакта мөхтәрәм жюри әгъзалары: хаҗи Мәҗит хәзрәт, имам-мөхтәсиб хаҗи Галимулла хәзрәт тә үзләренең вәгазь-чыгышларында басым ясап әйтте.

- Коръән аять сүрәләрен яттан булсын, карап уку булсын - дөрес итеп укырга өйрәнергә кирәк. Юкса хәрефләрне дөрес укымасаң, әйтик сузасын сузмасаң, бер сүз урынына икенче мәгънә, хата китүе бар. Фәридә ханымнан сабак алучылар бүген бүтәннәрдән дөрес укулары белән аерылып тордылар, - дип рәхмәтен белдерде Мәҗит хәзрәт остабикәгә.

Кереш һәм йомгаклау сүзе белән чыккан Галимулла хәзрәт бәйге-җыенда катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде. Жюри әгъзаларына да, балаларга, сорауларга актив җавап бирүчеләргә истәлек бүләкләре: гарәп язуы әлифбасыннан алып, догалыклар, уку ярдәмлекләре, Коръән китаплары һ.б.тапшырды.

Бергәләп өйлә намазы укыганнан соң, кунакларга тернәкләндерү үзәгендә чәй табыны оештырылды.

Йомгаклап бәйгедә катнашучылар исеменнән район күләмендәге әлеге чараны оештыручы имам-мөхтәсиб Галимулла хәзрәткә, шулай ук безне - әлифне таяк дип белмәүче, хәзер инде, шөкер әйтеп туя алмыйбыз, Коръән ачып укый алырга өйрәтүдә 4 елдан бирле сабырлык белән көчен дә, вакытын да кызганмаган Фәридә ханымга, быелгы кыштан безгә дөрес укырга ныклы таләп итеп өйрәтүче Нурания ханым Исмәгыйлевага, укулар барышын кызыксынып күзәтеп торган Мәҗит хәзрәткә олы рәхмәтебезне әйтәсе килә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булып, әҗер-саваплары үзләренә кайтсын, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев