Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Корбан мәҗлесе

Узган шимбәдә, корбан гаетенең соңгы өченче көнендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев якташыбыз, драматург, язучы Туфан ага Миңнуллин рух-шәрифенә атап корбан чалдырды. Аның мәҗлесе Туфан ага ярдәме белән корылган Олы салтык мәктәбендә үтте. Корбан мәҗлесенә район һәм авыл имамнары, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Имамнар мәчеттә өйлә намазы укып килгәч,...

Узган шимбәдә, корбан гаетенең соңгы өченче көнендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев якташыбыз, драматург, язучы Туфан ага Миңнуллин рух-шәрифенә атап корбан чалдырды.
Аның мәҗлесе Туфан ага ярдәме белән корылган Олы салтык мәктәбендә үтте. Корбан мәҗлесенә район һәм авыл имамнары, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Имамнар мәчеттә өйлә намазы укып килгәч, Олы Салтык мәктәбе укытучылары һәм пешекчеләре көче белән әзерләнгән мул табын артында (иганәчесе "Уют"ООО кибете - Р. Хөснетдинов) Зөфәр Галимулла улы рухи яңарыш, җәмгыятьнең әхлакый нигезе һәм үзен борчыган татар авылы зиратларының бүгенге торышы турында, элек һәм хәзер мөселман илләрендә мәхәллә тәэсире турында сөйләде. Авыл көне үткәрү гадәткә керсә, бергәләп эшләү мөмкинлеге булыр иде дигән тәкъдим кертте. Җирлек башлыгы белән мулла башлап йөрсә, тормышка ашмый калмас бу изге ният. Шуннан соң Галимулла хәзрәт табын оештыру һәм әзерләүдә катнашкан, үзеннән өлеш керткән һәркемгә әҗер-савап сорап дога кылды, Кама Тамагы штп мәчете мулласы Раил Сабитов корбанга багышлап коръән укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев